Актанышта корбан ите быел мохтаҗларга өйләренә таратылды

2020 елның 31 июле, җомга

Актаныш районында бүген район үзәгендә ике урында һәм җирлекләрдә корбаннар чалынды. Быел да, гадәттәгечә, район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары корбанга олы мал чалдырды. Пандемия шартларында быел җәмәгать белән корбан итеннән авыз итү үткәрелми. Корбан ашлары үзәк хастаханәдә дәваланучылар, картлар йортында яшәүчеләр, "Бүләк" лагеренда ял итүче балалар өчен үтәчәк. Җирлекләрдә корбан ите таратып бирелә. Актаныш авылында да бүген 150 дән артык өлкәнгә һәм балаларга корбан ите таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International