Бүген барлык мөселман дөньясы зур бәйрәмне – Корбан гаетен каршы алды. Актаныш районы җирлекләрендә иртәнге сәгатьләрдә үк укылган бәйрәм намазыннан соң мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалырга кереште. Гает өч көн буе дәвам итәчәк.
Мәсәде авылы халкы да бүген Гает намазына җыйналды – егермедән артык дин кардәшебез мәдәният йорты ишегалдында намаз укыды. Быел әлеге чара ачык һавада үтүе белән үзенчәлекле. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, авыру таралуга юл куймау максатыннан быел үзгә формат сайланды. Дини чарага һәркем үз намазлыгы белән килгән иде. Шулай ук гыйбадәт кылучыларга медицина битлекләре һәм перчаткалардан булу шарт итеп куелды.
Чараны авылда дини йолаларны башкаручы Рафис Фарсыев алып барды. Корбан бәйрәменең асылы, үзенчәлекләре хакында сөйләде ул. Корбан сүзе гарәп теленнән якынаю, “Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган әйбер” дип тәрҗемә ителә. Бу бәйрәм көн, газиз һәм хөрмәтле, мөбарәк көндер. Бу көнне кылынган гыйбадәтнең әҗер-савабы гаять зурдыр, шулай ук гөнаһ өчен дә газап зур булачак. Шуңа күрә бу көнне гыйбадәтләр, игелекле эшләр генә кылырга ашкынырга кирәк. Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр Алга таба бәйрәм намазы укылды, теләкләр әйтеп, дога кылдылар.
Сүз уңаеннан, быел корбанны 31нче июль һәм 1нче, 2нче август көннәрендә кояш баеганчы чалырга мөмкин.