ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район буенча тулаем җыем күләме  - 15 043 тонна, гектар  куәте -  47 центнер. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында тулаем җыем күләме   4 052 тоннаны, гектар куәте 31,5 центнерны тәшкил иткән.

Бүгенге көндә Актаныш районында   урып-җыю эшләре 7 процент күләмендә башкарылган. Көзге кампаниягә ныклап керешүгә ике-өч көен генә үтүгә карамастан, урып-җыю барышының лидерлары билгеле. 

Актаныш игенчесе максималь кыска срокларда һәм югалтуларсыз 2020 елның уңышын җыеп алуга йөз тота.

"Тамыр" хуҗалыгында урып-җыю компаниясе(ВИДЕО+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Марат Җәббаров районнарда чәчүлекләрнең продуктивлылыгын арттыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы семинарлары уздырылуы турында әйтеп узды, аларда 500дән артык кеше катнашкан. Семинарлар барышында игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча 2021 елга өстенлекләр билгеләнгән. Үсеш нокталары: туфрак биотасын торгызу (туфракның әчелеген киметү һәм аңа файдалы микроорганизмнар кертү), технологик операцияләрне оптимальләштерү (5х1), уңышны формалаштыруга идарә итү (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү) һәм үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә җайланмаларын гамәлгә кертү).

Бүген – 30 июль көнне Актанышның 1 нче мәктәбе яңа җитәкчеле булды.

Әлеге вазыйфаны хәзер Даниал Дәниф улы Гарипов башкарачак.

Коллективка яңа җитәкчене район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән   Нурлыева тәкъдим итте.

Ләйсән Фоат кызы яңа җитәкчегә яңа урында  уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде. Озак еллар дәвамында мәктәп коллективы белән җитәкчелек иткән  Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллинага лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, чәчәк гөлләмәсе тапшырды.

Даниал Дәниф улы 1995 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамлаган. 1995-2001 елларда Актанышның 1 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән. 2001-2008 елларда – Яңа Әлем мәктәбе директоры. 2018 елдан бүгенгәчә Киров урта мәктәбен җитәкләде.

Даниал Дәниф улын ихластан котлыйбыз, яңа вазифада уңышлар телибез.

Уңайсыз метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Шторм кисәтүе

метеорологик күренешләр комплексы турында

Татарстан Республикасы территориясендә

(09 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. 2020 елның 31 июлендә)

2020 елның 31 июлендә көндез һәм кичендә урыны белән яшенле яңгыр, 19-24 м/с тизлектә җил, көчле яңгырлар һәм яңгырлар, урыны белән боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Явым-төшемнең мул булуы турында мәгълүмат алганда:

1. Шәһәр буйлап йөрүдән сакланыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбык үткәргеч һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

2. Әгәр яңгыр урамда эләксә, җир асты юлларына һәм башка тирәнрәк биналарга төшмәгез. Югарыда урнашкан су басу дәрәҗәсендәге биналарда яшеренергә тырышыгыз.

3. Әгәр сез урнашкан бинада су жыелса, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

4. Әгәр бинадан чыгу мөмкинлеге булмаса, югарыда урнашкан катларга күтәрелегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгыз ябыгыз һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 01, 112 телефоны буенча дежур хезмәтенә урнашу урыны турында хәбәр итегез.

5. Әгәр дә яңгыр сезне шәхси транспортта очратса, су баскан урыннарны узарга тырышмагыз. Иң кырыйдагы уң рәткә (юл читенә) акрын гына үзгәртегез дә, ашыгыч тормоз кулланмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария хәлендәге утларны кабызыгыз һәм яңгырны көтегез.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуган вакытында:

1. Мөмкин булганда өйдән чыкмагыз.

2. Бинада булганда, мөмкин кадәр ераграк тәрәзәдән йөрегез.

3. Электр приборлары белн файдаланмагыз, чөнки боз явыу гадәттә яшенле эшчәнлек белән озатыла.

4. Урамда булганда, мөмкин булмаса, качу ягын сайлагыз, башны боз сугудан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, кием-салым белән каплагыз).

5. Агачлар астында ышыклану чарасын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз кисәкләренең һәм көчле җилләрнең агачлар ботакларын сындыруы да зур, бу сезгә өстәмә зарар китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәме белән республиканың ике проекты Россия Федерациясендә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты. Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram-аккаунтында татарстанлыларны республика проектларын конкурста якларга чакырды. Һәр тавыш мөһим иде.

Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды, ә берничә проектыбыз халык тавыш бирүе лидерлары унлыгына керде.

Конкурсның финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы»туристлык-рекреация комплекслары чыкты һәм федераль финанслауга шанслар алды. Татарстанлыларның яраткан урыннары Россия масштабында уникаль: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территория.

Конкурста җиңү анда цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә сәяхәтләре һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

25 форма киңәшмәсендә ясалган айлык анализга саннарга карап нәтиҗә ясасаң, шактый кызыклы арифметикага юлыгасың. Сүтә башласаң, ярату да, мәхәббәт тә, нәфрәт тә – һәммәсе бергә чуалган, чуарланган сериал төшерергә була. Чөнки тормышта ак та, кара да, яхшысы да, начары да бергә кушылып, көндәлек тормыш картинасы тудыра. Шул картинаның айлык төсләрен һәр юнәлеш буенча барлый 25 форма.

25 форма киңәшмәсендә июнь ае йомгаклары буенча Усы авыл җирлеге тынычлык символы булган  Пар күгәрченгә лаек булды, авыл башлыгы Зиннәт Әхмәевкә әлеге сынны район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International