Бүген - 29 июль көнне үзәк китапханә мәдәният паркында «Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Шул темадагы китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Мөслимә Дилбәр Гәрәева Корбан бәйрәме турында сөйләгәннән соң, китапханәчеләр мөселман бәйрәмнәре, әдәп, әхлак, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык турында сорау-җавап формасында җанлы әңгәмә алып барылды. Мәгариф ветераннары Роза апа Сергеева, Римма апа Улемаева тәрбия, әхлак, әдәп, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек буенча изге теләкләрен җиткерделәр. Районыбызда яшәп иҗат итүче Фәймә Зәйнуллина, сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Хөсәенова, китапханәчеләр яраткан шигырьләрен укыдылар. Аралашу сәгатендә “Буккроссинг”- җанлы китап киштәсе эшләде, һәркем үзенә кирәкле китапны өйләренә алды.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча
Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр 30 июль 2020 ел.
Көннең икенче яртысында һәм кич белән 2020 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, кыска вакытлы җилнең көчәюе, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Боз яуганда:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген район авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә семинар-киңәшмәдә катнашты. Тәҗрибә уртаклашу алты авылны берләштергән Әтәс җирлегендә узды. Машиналар иярләгән җирлек башлыклары һәр авылның уртасыннан да, артыннан да йөреп чыкты. Өлге алырдай мисаллар да, әле эшләргә кирәк булган җитешсез яклар да – берсен дә яшереп калу мөмкин түгелдер мондый чакта. Рәйхан Филүс кызы, киңәшмә вакытында җирлек башлыгы Эльвира Насыйрованыж халык белән аңлашып, килешеп, гаугаларсыз эшли белүен үзәккә куйды.
- Авыл җирлеге башлыгының төп бурычы җирлектә яшәгән һәр граждан белән килешеп эшләүдә. Авыл җирлеге башлыгы ХАЛЫК УКЫТУЧЫСЫ булырга тиеш! Әтәс авыл җирлеген электән дә беләм, электән Мирзагали Бакирович җитәкләгәндә халыкны яхшы якка тәрбияләгән, Эльвира Флүн кызы да шушы фикердә. Халык бу җирлектә бик тәрбияле, урамнарны, капка төпләрен быел дүрт тапкыр чабып чыкканнар.
Чуракай авыл җирлегендә үзарасалым акчасы халыктан 230 мең җыелып, 4 кә тапкырланып, 1150 000 сум булып артып кайтты.Шул акчага җирлектә 197 метр озынлыкта зират коймасы тотылды. Чуракай авылында 140 метр су трассасы алышына, 2 янгын гидранты куела. Урам утлары светодиот лампаларга алмаштырылды. Үзара салым акчасына шулай ук юлларны грейдерлау, кыш көне кардан чистарту, чишмәләрне һәм зират җирләрен рәсмиләштерү, су анализлары алу һәм тикшертү эшләре башкарылачак.
Халык алдында кадастр картасы күчемсез милек объектларының кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның исемлеген киңәйтә, аларны онлайн-режимда бушлай алырга мөмкин. Хәзер кадастр бәясе күләменнән тыш, объект карточкасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) кадастр бәясен билгеләү, раслау, бердәм дәүләт реестрына кертү һәм кадастр бәясен куллану даталары турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматлар тәкъдим ителгән. Федераль кадастр палатасы кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның нинди очракларда кирәк булуы турында сөйләде.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештыра.
Бердәм салым түләвен «Салымнар, физик затларның иминият взносларын түләү» сервисларыннан файдаланып, яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясеннән файдаланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилияне, ИННны һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»
“Актаныш юллары” оешмасы өчен дә бу көннәр урак өстенә тиң. Мастер Рифат Ялалов җитәкчелегендәге дүрт кешелек бригада берьюлы Актанышның өч урамында юллар төзи. 57 бистәдәге Риза Ишморат урамына 515 метр асфальт түшәп чыктылар. Яңгырлы көннәрдә, җәен, язын-көзен пычрак-сазлы урамнан йөргән яшәүчеләр хәзер өйләреннән түфли киеп кенә чыгып китә, машиналарны да этеп чыгарасы юк- җәй башында ук әлеге юлга нигез салып куелды, юл төзүчеләр барлык таләпләрне үтәп, нигез өстенә таш, аның өстеннән асфальт җәяләр. Риза Ишморат урамына асфальт җәю “Юл фонды” аша башкарылды.
.jpg)
Яңа Әлем авылында яшәүче Равилә Хәмидуллина бүген “Ярдәм янәшә” хәрәкәте аша тагын бер тартма азык-төлек җыелмасы алды. Бусында биш бала тәрбияләүче буларак әлеге ярдәмне кабул итте күп балалы ана. Равиләнең Татарстан Президенты тәкъдиме белән оештырылган “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә рәхмәте чиксез. Чөнки нәкъ менә шушы хәрәкәт аша Хәмидуллиннар гаиләсенә дүрт тапкыр өчәр җыелма, барысы 12 азык-төлек тартмасы тапшырылган. Равиләнең өч баласы мәктәп укучылары, икесе балалар бакчасында тәрбияләнә.
- Пандемия вакытында өч балам да дистанцион укыды, хәзер каникул вакытында өйдә генә торалар, зарыгып мәктәптә укулар башланганын көтәләр,- ди Равилә,- өйдә торган вакытта азык-төлек җыелмасы китергәч, бик сөендек. Тартманың эчендә нәрсә генә юк- барысы да көндәлек кулланылышта нык кирәкле әйберләр. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм шушы акцияне оештыручыларга!