ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ ҮТКЕР БУЛСЫН- ШУЛ ЧАГЫНДА АВЫЛГА ФЕДЕРАЛЬ АКЧАЛАР КАЙТА!

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген район авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә семинар-киңәшмәдә катнашты. Тәҗрибә уртаклашу алты авылны берләштергән Әтәс җирлегендә узды. Машиналар иярләгән җирлек башлыклары һәр авылның уртасыннан да, артыннан да йөреп чыкты. Өлге алырдай мисаллар да, әле эшләргә кирәк булган җитешсез яклар да – берсен дә яшереп калу мөмкин түгелдер мондый чакта. Рәйхан Филүс кызы, киңәшмә вакытында җирлек башлыгы Эльвира Насыйрованың халык белән аңлашып, килешеп, гаугаларсыз эшли белүен үзәккә куйды.

- Авыл җирлеге башлыгының төп бурычы җирлектә яшәгән һәр граждан белән килешеп эшләүдә. Авыл җирлеге башлыгы ХАЛЫК УКЫТУЧЫСЫ булырга тиеш! Әтәс авыл җирлеген электән дә беләм, электән Мирзагали Бакирович җитәкләгәндә халыкны яхшы якка тәрбияләгән, Эльвира Флүн кызы да шушы фикердә. Халык бу җирлектә бик тәрбияле, урамнарны, капка төпләрен быел дүрт тапкыр чабып чыкканнар.

Әйе, әтәслеләр чиста-пөхтәлектә районда беренче урында баралар дисәк тә ялгыш булмас. Кайбер авыллардагы кебек капка алдында кеше биеклеге чүп үсеп утырмый Әтәстә. Һәр капка алдында чәчәкләр-гөлләр. Теләсә-кайда мал, сарык, кәҗә йөрү дә юк. Йөрсәләр, урам тутырып чәчәк үстерә алмаслар иде. Көтүне мал тотучылар берләшеп “Электр көтүчесе”нә тапшырганнар. Яланда, сулыклар тирәсенә күчереп йөртү җайга салынган.

Элекке мәдәният йорты урынында Бөек Җиңүгә һәйкәл төзелгән.  Комплекслы мәйданда балалар мәйданчыгы ясап куелды. Җиһазларны үзара салым акчасына алып кайтсалар да, Эльвира Насыйрова аларның санын арттыру җаен таба- район үзәгендәге балалар бакчаларына капиталь төзекләндерү үткәрелгәч, аларның уен мәйданчыклары да яңара.

Искеләрен, мөдирләр белән сөйләшеп, җирлек башлыгы Әтәскә алып кайта, авыл халкы өмә ясап, үз мәйданчыгын төзи.

ФЕДЕРАЛЬ ПРОГРАММАЛАР ДА МӘЙДАНЧЫККА АКЧА БИРӘ

Федераль дәүләт программасы кысаларында Актаныш районында 2021 елда биш авылда 2 млн 800 мең сумлык спорт мәйданчыклары төзеләчәк, гомумән алганда, киләчәктә 23 җирлектә спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Федераль акчаларны үзләштерүнең четерекле яклары бар, 800 мең сумы җирле бюджеттан булырга тиеш. Беренчеләрдән булып әлеге программаны тормышка ашыруга Әтәс авыл алынган.  Моның өчен башлык Эльвира Насыйровага документация эшләре белән шактый чабарга, ишекләрне ачтырырга туры килгән. Нәтиҗәсе бар- бүген мәйданчыкка җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, тиздән төзелеш эшләре башланачак.

Авыл җирлегенең бюджет акчалары чикле, төп керем- халыктан җыелган үзара салым акчасы. Әлеге акчаларга авыл урамнарына юл да салына, су да кертелә, зиратлар да карала. Шуңа күрә, федераль һәм республика тарафыннан игълан ителгән программаларда катнашу авылның йөзен яңартырга олы ярдәм бит ул, халык та, җитәкчелек тә моннан тулысынча файдалансын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International