РИЗА ИШМОРАТТА 515, БАЯН ДӘҮЛӘТОВТА 954, ҺАДИ ТАКТАШТА 320 МЕТР

2020 елның 28 июле, сишәмбе

“Актаныш юллары” оешмасы өчен дә бу көннәр урак өстенә тиң. Мастер Рифат Ялалов җитәкчелегендәге дүрт кешелек бригада берьюлы Актанышның өч урамында юллар төзи.

57 бистәдәге  Риза Ишморат урамына 515 метр асфальт түшәп чыктылар. Яңгырлы көннәрдә, җәен, язын-көзен пычрак-сазлы урамнан йөргән яшәүчеләр хәзер өйләреннән түфли киеп кенә чыгып китә, машиналарны да этеп чыгарасы юк- җәй башында ук әлеге юлга нигез салып куелды, юл төзүчеләр барлык таләпләрне үтәп, нигез өстенә таш, аның өстеннән асфальт җәяләр. Риза Ишморат урамына асфальт җәю “Юл фонды” аша башкарылды.  

Ел саен халык җыенында җәяүлеләр өчен торотуар ясау тәкъдиме күтәрелә, Гамил Авзал урамына тротуар ясалуын “Пятерочка” кибетенә йөрүчеләр дә, “Лачын” спорт сараена шөгыльләнүче балалар да көтә. Быелга әлеге урамда җәяүлеләр сукмагы төзелмәячәк.

Ә менә Баян Дәүләтов урамы аша  җәяү йөрүчеләргә бәхет елмайды.

“Актаныш юллары” егетләре үзара салым акчасына 954 метр арага тортуар салуны башлап җибәрде.

Алда әйткәнчә, бер үк вакытта юл төзүчеләр Һади Такташ урамындагы юлның кырыйларын таш белән ныгыталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International