Яңа Әлем авылында яшәүче Равилә Хәмидуллина бүген “Ярдәм янәшә” хәрәкәте аша тагын бер тартма азык-төлек җыелмасы алды. Бусында биш бала тәрбияләүче буларак әлеге ярдәмне кабул итте күп балалы ана. Равиләнең Татарстан Президенты тәкъдиме белән оештырылган “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә рәхмәте чиксез. Чөнки нәкъ менә шушы хәрәкәт аша Хәмидуллиннар гаиләсенә дүрт тапкыр өчәр җыелма, барысы 12 азык-төлек тартмасы тапшырылган. Равиләнең өч баласы мәктәп укучылары, икесе балалар бакчасында тәрбияләнә.
- Пандемия вакытында өч балам да дистанцион укыды, хәзер каникул вакытында өйдә генә торалар, зарыгып мәктәптә укулар башланганын көтәләр,- ди Равилә,- өйдә торган вакытта азык-төлек җыелмасы китергәч, бик сөендек. Тартманың эчендә нәрсә генә юк- барысы да көндәлек кулланылышта нык кирәкле әйберләр. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм шушы акцияне оештыручыларга!
Актаныш районының "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Дәния Касыймова, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә 18 азык-төлек җыелмасы кайтарылуынәйтте. Аларны бүген исемлеккә кергән хуҗалары, имзалап, “Игелек үзәге”ннән килеп алдылар.