Корбан бәйрәме алдыннан мөслимәләр китап күргәзмәсендә катнашты

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген - 29 июль көнне үзәк китапханә мәдәният паркында «Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!” дип исемләнгән аралашу сәгате уздырды. Шул темадагы китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Мөслимә Дилбәр Гәрәева   Корбан  бәйрәме турында сөйләгәннән соң, китапханәчеләр мөселман бәйрәмнәре, әдәп, әхлак, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык турында сорау-җавап формасында җанлы әңгәмә алып барылды. Мәгариф ветераннары Роза апа Сергеева, Римма апа Улемаева тәрбия, әхлак, әдәп, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек буенча изге теләкләрен җиткерделәр. Районыбызда яшәп иҗат итүче Фәймә Зәйнуллина, сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Хөсәенова, китапханәчеләр яраткан шигырьләрен укыдылар. Аралашу сәгатендә “Буккроссинг”- җанлы китап киштәсе эшләде,  һәркем үзенә кирәкле китапны өйләренә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International