Татарстанлыларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәме белән республиканың ике проекты Россия Федерациясендә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты. Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram-аккаунтында татарстанлыларны республика проектларын конкурста якларга чакырды. Һәр тавыш мөһим иде.
Татарстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алды, ә берничә проектыбыз халык тавыш бирүе лидерлары унлыгына керде.
Конкурсның финалына «Биектау» һәм «Кама Тамагы»туристлык-рекреация комплекслары чыкты һәм федераль финанслауга шанслар алды. Татарстанлыларның яраткан урыннары Россия масштабында уникаль: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территория.
Конкурста җиңү анда цивилизацияле ял итү, республика буенча гаилә сәяхәтләре һәм Татарстанның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.