ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныш районының 1 нче мәктәбендә яңа җитәкче

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген – 30 июль көнне Актанышның 1 нче мәктәбе яңа җитәкчеле булды.

Әлеге вазыйфаны хәзер Даниал Дәниф улы Гарипов башкарачак.

Коллективка яңа җитәкчене район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән   Нурлыева тәкъдим итте.

Ләйсән Фоат кызы яңа җитәкчегә яңа урында  уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде. Озак еллар дәвамында мәктәп коллективы белән җитәкчелек иткән  Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллинага лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, чәчәк гөлләмәсе тапшырды.

Даниал Дәниф улы 1995 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе һәм тарих факультетын тәмамлаган. 1995-2001 елларда Актанышның 1 нче мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән. 2001-2008 елларда – Яңа Әлем мәктәбе директоры. 2018 елдан бүгенгәчә Киров урта мәктәбен җитәкләде.

Даниал Дәниф улын ихластан котлыйбыз, яңа вазифада уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International