ЯЗМЫШМЫ БУ:Тәрбияле ир ялгызы да бала үстерә, азгын хатын гаиләсен, баласын ташлап эчә

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Эчкән кеше белән эчмәгәне икесенә бергә 2 литр аракы эчә

25 форма киңәшмәсендә ясалган айлык анализга саннарга карап нәтиҗә ясасаң, шактый кызыклы арифметикага юлыгасың. Сүтә башласаң, ярату да, мәхәббәт тә, нәфрәт тә – һәммәсе бергә чуалган, чуарланган сериал төшерергә була. Чөнки тормышта ак та, кара да, яхшысы да, начары да бергә кушылып, көндәлек тормыш картинасы тудыра. Шул картинаның айлык төсләрен һәр юнәлеш буенча барлый 25 форма.

Җирлекләр торышына анализ ясаганда үзенә һәрчак җәлеп итүче таблица – ай дәвамында бер кешегә туры килгән алкоголь. Әйтик, июнь аенда Кәзкәй авылндагы бер кеше дә бер грамм да аракы эчмәгән. Актанышта яшәүче 2 шешә аракы һәм өченчесен башлап 350 грамм эчкән. Кировта яшәүче дүртенче шешәдән ике рюмкалык кына аракыны эчми калдырган. Монда әле итәк астыннан сатылганы һәм фунфурик эчү исәпкә алынмаган. Актанышта ел башыннан мэтил спирты эчеп ике кеше агуланып үлде. Ләкин әлеге кешеләрнең ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен һаман да районнан киткән экспертиза нәтиҗәләре билгеле түгел әле. Узган ел июнь аенда законсыз аракы сатуның 2 очрагы теркәлгән. Быел ел башыннан әлегәчә бер чорак та юк әле. Полиция вәкилләре позициясе – эшләп торалар, ачыклый да алмыйлар. Сарык та исән, бүре дә тук, бер-берсенә тими тыныч эшлиләр, тыныч яшиләр. Ләкин бу файдалы элемтәләрдән зыян күрүчеләр дә бар. Ирле-хатынлы эчүчеләрнең – балалары, ире эчкәннең – хатыны-баласы, хатын эчкәннең ире, балалары белән бергә әти-әнисе дә моң-зар белән күз яше түгә. Гаилә низаглары июнь аенда Актанышта берәү, Аеш та һәм Әлемдә берәр теркәлгән. Болары түзәр чамасы калмый өйдә савыт-саба шалтыраганны урамга ишеттерүчеләр. Сүз дә юк, аракы табышлы бизнес. Әрсезрәкләр аракыны мәчет янындагы кибеттә дә сата. Халык бу мәнъсезлеккә киртә куярга тели. Җитәкчеләрнең ишеген шакый. Тормышта аек аек белән яшәү авыррак, ул зур көч сорый. Ә инде эчкән баштан бер агымга ияреп, ваемсыз яшәү – үзеңне бер калыпка бикләп кую инде ул. Бертөрлелек үзеңне дә туйдыра, гомерне кыскарта, яшәүнең дә ямен тапмыйсың. Бу инде – демография. Бер-береңне яратмыйсың, бала тәмен кабат татымыйсың, шәмдәй сызасың. 25 форма кабул итәргә авыр җыелыш, ләкин инде саннар эченә керсәң, шактый кызык җыелыш. Капка төбе гапләреннән сәясәткә кадәр барып җитәсең.

Үз балаңа – үзең җавап бирәсең, кеше баласына ничек җавап бирәсең?

25 форма киңәшмәсенең икенче өлеше – икенче сериясе авыр гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар хакында. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең рейд барышында төшергән фотоларын караганда, чынлап та, күп серияле фильмның чираттагысын карагандай буласың. Башка килгән беренче уй – гадәти баш мие, мондый яшәү буламени, ди. Икенче фикер – бу бездәме? Чөнки менталитет шундый: без – яхшы, башкалар – начар. Әйе, бу хәлләр  чын тормыштан  һәм бу бездә.  Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең ни белән шөгыльләнгәнен тәртипле яшәүче гаиләләр белеп тә бетермәскә мөмкин. Балалары ялгыш шаярса гына андый комиссия барлыгын аңлый әти белән әни кеше. Ә инде тәртипсез яшәүче гаилә өчен әлеге комиссия урлашырга яраткан сатучыга кисәк кенә ревизия килеп төшүгә тиң.

Әлеге комиссия эшчәнлегенең мөһимлеген һәм кирәклеген шуннан аңлыйсың – республикада һәр җирдә һәм һәр җыелышта әлеге комиссиянең эшенә бәя бирелми калмый. Райондагы балигъ булмаган берәр балага, аллам сакласын, берәр нәрсә була калса, бөтен кеше дә җавап бирә. Ә бәла-каза алдан телеграм сугып килми, уйламаганда-көтмәгәндә килә дә чыга. Бәла икәнен дә аңламый торасың бер мәл. Шуңа да комиссиянең максаты - балаларны, гаиләләрне барлау, тотанаксыз яшәүче әти-әнине ипкә-җүнгә китерү, балаларын караусыз, ач-ялангач итмәү, балачак шатлыгыннан, самимилектән мәхрүм итмәү. Кисәтү, карау-барлау, камчылау сүзләре айлык анализда утырыш, рейд, протокол, закон, штраф сүзләре белән алышына. Комиссия әгъзаларының, тынгысыз авыл башлыгы, мәктәп директоры, укытучының нерв җепселләре, йокысыз төннәре “между строк” икәнен аңлыйсыздыр. Чөнки фаҗигагә китерүче маҗаралы тормыш төнлә бара. Районны гына түгел, бар республиканы тетрәндергән 6 яшьлек баланың үлеме дә төнлә булды.

-Югыйсә, профилактик органнар, шул исәптән комиссия әгъзалары, шәхсән үзем нарасый яшәгән йортта еш булдык. Бер генә күршенең дә, танышының да зарланганы булмады, - ди, әлеге комиссия җитәкчесе Ләйсән Нурлыева.

Ярты елда комиссия 15 утырыш үткәргән. 41 административ эш каралган. Шуның 30 ы баласын тиешенчә карамаган ата-аналарга карата төзелгән. Бүгенге көндә районда сигнал карта аша күзәтүгә алынган 101 гаиләдә 203 бала тәрбияләнә. Бу чик түгел. Авылда яшәүче һәр  гаиләнең яшәү сулышы белән хәбәрдар булганда бу сан артырга да мөмкин. Әлеге гаиләләрнең СОП базасындагысы 11 гаилә, аларда 19 бала.

203 балага әлеге комиссия тарафыннан игътибар күрсәтелүе, аларның әлеге исемлектә булуы – һич начар түгел( бездә бит әле бер-беребезгә “ярлык” тагу гадәте дә бар). Балалар күзәтүдә, дигән сүз. Әти-әни дә артык иркенләп тәртип боза алмый. Теләпме, теләмиме үзен, гаиләсен тәртипкә китерергә мәҗбүр була. Монда иң аяныч очракта мәньсез, айнымас әти-әнинең баласы тартып алына. Бу инде – фаҗига. Ә инде ачуны китергәне – законның көчсезлеге. Баласын карамаган ата-ана үз гаебен танымый икән, комиссиягә моны дәлилләү авыр. Боларны тыңлаганнан соң, иң үкенечлесе – безнең шул хәлгә төшүебез. Авылда электән бер-ике исерек булган – гыйбрәт өчен, бер-ике дивана булган – авыл белән тәрбияләп тору өчен.

Бүгенге көндә дә  авыл халкы бердәм, мондый яшәү рәвеше алып баручыларга таләпчән, катгый булса, эчмәк гаиләләр дә тамыр җибәрә алмас иде. Мондый гаиләләрдән читләшү, балаларыбызны аралаштырмау хәлдән чыгу, мәсьәләне хәл итү түгел. Татарда электән бик зирәк һәм кыйммәтле гыйбарә бар. Үз балаңа үзең җавап бирәсең, кеше баласы өчен ничек җавап бирәсең? Әле ул вакытларда мондый комиссия дә булмаган, ә тумыштан канга сенгән тәрбия – әти-әнинең күз карашы һәм язылмаган кануннар яшәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International