Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар!
Сезнең барыгызны да Корбан гаете белән район Советы, район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән ихлас котлыйм.
Бүген мөселман дөньясы өчен олуг бәйрәм. Дөньяның һәр почмагында зурлап билгеләп үтелә Корбан бәйрәме. Безнең өчен дә көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе ул. Яңа гына Ураза гаетен каршы алган идек. Ул чагында да алдыбызда торган зур эшләрне иминлек белән, хәвеф-хәтәрсез башкаруда хәер-фатиха сорадык. Аллага шөкер, кырларда мул уңыш үсте. Корбан гаетен дә матур уңышлар белән каршы алабыз. Һәр өлкәдә райондашларыбыз республикада Актаныш данын яклап эшли.
Халкыбыз да, республика, район җитәкчелеге дә дини кануннарга хөрмәт белән карый, дини бәйрәмнәребез республика югарылыгында билгеләп үтелә. Пандемия шартларында да милләттәшләр һәр җирдә ачык һавада Корбан гаетен укый бүген. Районыбызда озак еллар дәвамында имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә аксакалларның, мөслимә-мөгаллимәләрнең, имамнарның, абыстайларның дини тәрбия һәм гыйлем бирүдә нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә дә без алар белән киңәшләшеп эш оештырабыз.
Актаныш – саф татар районы. Эш-гамәлләребездә дә чагыла ул. Ел саен Корбан чалучыларыбыз арта. Район җитәкчелеге дә олы малны корбанга чалдыра. Кабуллардан булсын!
калучыларга район имамнары җитәкчелегендә таратылачак. Сихәте һәм бәрәкәте булсын!
Корбан гаете белән! Бергәләп бәйрәм итик, исән-сау булып, имин тормышта, бердәм тупланып, киләчәктә дә эшлик һәм яшик.