ИКМӘК ЯЗМЫШЫ ХӘЛ ИТЕЛГӘН МӘЛ: 31нче урып-җыю сезонын каршы алган “Тамыр” хуҗалыгы рәисе Ильяс Мирзаянов: “Быелгы уңыш 1997 елны кабатлый кебек, тик әле мактанырга иртәрәк!”

2020 елның 31 июле, җомга

“Тамыр” хуҗалыгының җир уллары 2020 елның икмәген җыйнау белән мәшгуль. Башка җәмгыятьләргә караганда иртәрәк чәчелгән борчак культурасын  алар инде амбарларга кайтарып бетергән – менә хәзер аның уңышы хакында авыз тутырып сөйләргә мөмкин.

Кузаклы культураның гектар куәте – уртача 33 центнер. Әлеге көндә борчак үскән  150 гектарлы басуны көзге чәчүгә әзерлиләр. “Бөтен эшнең дә үз вакыты бар. Басу бушап калу белән үк аны эшкәртү, әзерләү мөһим”,- ди “Тамыр” җәмгыяте рәисе Ильяс Мирзаянов.

Быел Ильяс әфәнде җитәкче статусында 31нче урып-җыю сезонын каршы ала. Ел саен борчу катыш сөенечле мизгел бу рәис өчен. Елның – елга, чорның чорга охшамагына да тирән тәҗрибәсе аша яхшы белә ул. “Быел басуларда икмәк бар һәм ул бик мул. Мондый уңышлы ел 1997 елданы кабатлый кебек. Тик әле мактанырга иртәрәк. Алтын бөртекләр амбарга кайтып урнашып беткәч кенә, җиңел суларга, күпмедер тынычланырга мөмкин булачак”, - ди Ильяс Мирзаһит улы.

Бүген “Тамыр”ның гаярь егетләре иртәнге якта Югары Богады янындагы 60 гектарлы солы басуында урып-җыюны төгәлләп, кичке якта көзге бодайга тотынганнар. Солының гектар куәте - уртача 42,6 центнер.

Көзге бодай басуындагы калын теземнәрне күреп, күңел сөенә. Максат – яңгырларга киткәнче, теземнәрдәге алтын бөртекләрне җыйнап алу.  Урып-җыю кампаниясе – хуҗалык өчен иң мөһим чор. Аның уңышлы үтүенең бер өлеше механизаторларның тырышлыгыннан торса, уңай һава шартлары – икенче мөһим фактор. Менә бүген дә тамырлылар интернет вәгъдә иткән яңгырны “көтә”. “Күрсәткәч, яумый калмый инде ул. Шуңа кадәр егылган икмәкне алып бетерергә кирәк!”, - ди егетләр.

Гөрләп эшләгән кыр корабларын басуның бер башыннан икенче башына хуҗалык рәисе белән бергәләп озатабыз – 6 комбайнчы туган җир басуларын иңли. Штурвал артындагыларның кәефе яхшы, чөнки икмәк мулдан.

Яңгырлы елларны икмәк язмышы өчен ут йоткан рәиснең үз эшләү методикасы: комбайннар башлап  юл буендагы полосалар янындагы теземнәргә тотынды. “Яңгыр яуса, күләгәле полоса буйлары иң проблемалы урынга әверелә. Тәҗрибәдән беләбез. Бу урында иген теземнәрдә көе  калса, авыр җилли, кипми, дымлы була. Шуңа күрә башта куркыныч участокларны үтәбез”, - ди ул.

Механизаторларга уңай эш шартлары тудырылган.  Эш бер генә сменада оештырылса да, көнлек планны үтәп бара җир уллары. Ике тапкыр туклану каралган. Комбайнчыларның ярдәмчеләренә дә көчле игътибар юнәлтелгән. Беренче чиратта -  куркынычсызлык! Арада беренче ел гына сыналучылар да, берничә ел икмәк язмышын хәл итүгә хәләл көчләрен салучылар да бар.  Түләү шартлары да яхшы: кулында комбайн йөртү таныклыгы булган ярдәмчеләрнең хезмәт хакы комбайнчыларның 60 процентка кадәр  хезмәт хакын тәшкил итә. Шартлар булганда, егетләр сынатырга җыенмый.

Илнар Мирзагалиевның улы Илвир – дүртенче сыйныфка күчкән. Әтисенең ярдәмчесе булып икенче ел эшли. Комбайнга үрмәләгән егетнең күзләрендәге очкынны күрергә кирәк шул – анда горурлык та,  әтиле хезмәт бәхете дә, балачак рәхәте дә чагылыш тапкан.

“Тамыр” бүген 2020 елның икмәген югалтуларсыз җыеп алуга йөз тота. Тынгысыз хезмәтләре дә шуңа юнәлтелгән. Урып-җыю кампаниясен тәмамлау срокларын гына төгәл әйтмәде тамырлылар – анысын вакыт күрсәтер...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International