Ел саен урып-җыю кампаниясе вакытында хезмәтне саклауга зур игътибар бирелә.
Бу чорда урып-жыюда катнашучы комбайннарның, тракторларның, ашлык эшкәртү техникасының, янгын сүндерү машиналарының торышы даими тикшерелеп тора. Җаваплы затлар тарафыннан рейдлар гамәлләштерелә.
Аеруча чылбырлы, каешлы, карданлы тапшыргычларның саклагыч кожухларының , очкын сүндергечләрнең, яктырту приборларының төзеклеген тәэмин итү мөһим. Авыл хуҗалыгы машиналары янгын сүндергеч, көрәк, комлы ящик, медицина аптечкасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклау, пассаҗирлар йөртү өчен җиһазландырылмаган транспорт чараларына кешеләр утырту тыела.
Урак-транспорт комплексында катнашучылар медицина тикшерүе узган булырга тиеш, Хезмәтчәннәрне махсус кием, саклану чаралары белән тәэмин итү зарур. Тиешле таныклыклары булмаган затларны техника белән идарә итүне тапшырырга ярамый. Унсигез яше тулмаган үсмерләрне авыр, зарарлы, куркыныч шартлардагы эшләргә тарту катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү амбар алдында эшләүчеләр өчен дә мөһим. Биредә, нигездә, сезонлы эшчеләр хезмәт куя. Алар өчен инструктажлар үткәрелә, куркыныч янаган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре кат-кат аңлатыла.
Кеше гомере барыннан да кадерле. Күп очракта аның иминлеге үзенең ни дәрәҗәдә сак һәм игътибарлы булуына да бәйле. Урып-җыюны исән-имин, югалтуларсыз башкарып чыгарга язсын, игенче!