Актаныш районы хуҗалыклары борчак суктыруны дәвам итә. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 2 831 гектарны тәшкил иткән борчак басуларының 450 гектарында эш төгәлләнгән. Гектар куәте – 31 центнер. Район буенча әлегә бары тик “Тамыр” җәмгыяте генә борчакны тулысынча алып бетерде. Макталырлык үрнәкне башка хуҗалыклар да өлге итеп алыр дип ышаныйк!