ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2020 ел
шимбә

Муниципаль һәм республика  этабы нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәп җитәкчеләре - җиңүчеләр.

Мәдәниятне үстерүдә аеруча зур унышларга ирешкән укучылар.

ГТОның алтын билгесе белән бүләкләнүче укучылар:

-Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Вазиев Рамил, Газизянов Азат, Гайсин Данил, Мухаметдинова Рената, Насыров Гомәр, Фазлыев Нәфис, Фаррахов Ринат;

-аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Мирзагаянова Эльвина, Шарафиева Лиана;

-Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бикмөхәммәтов Илсаф, Галимова Гүзәл, Ситдиков Ирек, Солтанова Альбина, Солтанова Лина.

Бердәм дәүләт имтиханнарында  2019-2020 уку елында югары балл җыйган укучылар бүләкләнде.

Бөтенрәсәй фән олимпиадасының төбәкара, халыкара, республика һәм “Олимпка юл” фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында

“Ел укучысы-2020”  исеме  рус теле фәне буенча республика олимпиадасында  призер, узган уку елында үткәрелгән рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадада призер, рус теле фәне буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 бал җыючы, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мирзагаянова Эльвинага бирелде( Укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы). Эльвинага “Ел укучысы” эмблемасы, чигуле калфак һәм камзул тапшырылды.

Бүген Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда төбәкара һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган мәктәп укучыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге зур чарада Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, укуда зур уңышларга ирешкән укучыларны котлады.

“Олимпка юл” олимпиадасы җиңүчеләрен район мәгариф идарәсе башлыгы Венера Хәева тәбрикләде.

Төбәкара һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм аларның укытучыларына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева изге теләкләрен юллады.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшырган укучыларга үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган Эльвина Мирзагаянова «Ел укучысы-2020» исеменә лаек булды. Эльвина олы рәхмәт сүзләрен укытучыларына, туган мәктәбенә һәм әти-әнисенә белдерде, барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларына уңышлар теләде.


31
июль, 2020 ел
җомга

Моннан 8 ел элек кинәт кенә Рифат Тимировның исеме райондашлар өчен танылган исемгә әйләнгән иде. 5 яшьлек сабый кан рагы белән чирләп китеп, район җитәкчелеге, халыкның ярдәме, кайгыртуы, теләктәшлек күрсәтүе һәм гаиләсенең, үзенең тырышлыгы белән аякка басты. Рухи терәк, җылы сүз иң кирәк вакытларда ул вакытта район мәдәният бүлеген җитәкләгән Илшат Габделхәев Рифатның ышанычлы дустына, киңәшчесенә әйләнде. Рифатка ярдәм оештыруда җаваплы җитәкче буларак беркетелгән иде ул. Күпме Казан юлын таптаулар, химиятерапия курслары, һәр көн өчен көрәш куркыныч төш буларак артта калды.

Аллага шөкер, Рифат бүген тулы канлы тормыш белән яши, алтынчы сыйныфны тәмамлады.

Ышанычлы дустына әйләнгән Илшат абыйсы Рифатка сюрприз ясады бүген. Рифатның берәүгә дә әйтми, күңелендә генә йөрткән хыялын чынга ашырып, капкадан тиз йөрешле өр-яңа велосипед белән килеп керде ул.

Актаныш Корбан гаетен сөенечле хәбәрләр белән каршы алды.

-Бәйрәм өстенә бәйрәм, нур өстенә нур бүген. Төркиядәй искиткеч матур, җилсез, кояшлы иртә. Корбан гаете, җомга көн. 1 сентябрьдә быел Җәмигъ мәчетенең төзелеп эшли башлавына 20 ел тула. Бәйрәмгә мәчетне тагын да күркәмләндерү, төзелгән янкормаларга косметик ремонт ясау, ишегалдын төзекләндерү һәм мәчеткә килүчеләр өчен уңайлырак итү теләгемне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән уртаклашкач, ул хуплап каршы алды, зур булышлык күрсәтте. Җәмәгать каршында бар халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Корбан гаетенә зур бүләк ясады безгә, бар халыкка, - диде, бәйрәм чыгышында район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.

Энгель Нәвап улының һәр башлангычы җитәкчеләр, халык тарафыннан хуплап кабул ителә. Үз вакытында татар теленең, татар милләтенең киләчәген кайгыртып, туган телебезне яклап чыгуы да хәзер үзенең нәтиҗәсен бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та татар милләтенең киләчәк язмышы өчен борчылып, үзенең уйлануларын, фикерләрен халыкка җиткерде шушы көннәрдә.

Игелекле ният игелекле эшләрне үз артыннан ияртә. Корбан гаете - изгелекле гамәлләр, игелекле эшләр кыла торган көн. Актаныш Җәмигъ мәчете дә 20 еллык юбилеен күркәмләнеп каршы алыр дигән ышаныч зур. Төзекләндерү эшләрендә ярдәм итүчеләр дә, булышлык күрсәтүчеләр дә күп булыр, иншаллах!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International