ЭШКӘ БИРСӘҢ ЧЫН КҮҢЕЛ: Бүген районның иң алдынгы укучылары һәм аларның укытучылары хөрмәтләнде (ВИДЕОРЕПОРТАЖ+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 1 августы, шимбә

Бүген Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда төбәкара һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган мәктәп укучыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге зур чарада Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, укуда зур уңышларга ирешкән укучыларны котлады.

“Олимпка юл” олимпиадасы җиңүчеләрен район мәгариф идарәсе башлыгы Венера Хәева тәбрикләде.

Төбәкара һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм аларның укытучыларына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева изге теләкләрен юллады.

Шулай ук мәдәният-сәнгатькә сәләтле укучыларның район тормышында актив катнашуы билгеләп үтелде. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров дистәгә якын укучыга Рәхмәт хаты әзерләгән иде.

ГТО нормаларын уңышлы үтәгән егет-кызларга түштамгалар белән таныклыклар тапшырылды.

2019-2020 нче уку елында рәсәйкүләм олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларның мөгаллимнәре дә бүгенге тантанада хөрмәтләнеп, район җитәкчесе Энгель Фәттахов кулыннан район башлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын алдылар. Әтәс, Мари Суыксуы, Пучы һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директорлары акчалата бүләкләр белән зурландылар. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшырган укучылар шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Рус теле буенча имтиханнан 100 бал җыйган Эльвина Мирзагаянова «Ел укучысы-2020» исеменә лаек булды. Эльвина олы рәхмәт сүзләрен укытучыларына, туган мәктәбенә һәм әти-әнисенә белдерде, барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларына уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International