Моннан 8 ел элек кинәт кенә Рифат Тимировның исеме райондашлар өчен танылган исемгә әйләнгән иде. 5 яшьлек сабый кан рагы белән чирләп китеп, район җитәкчелеге, халыкның ярдәме, кайгыртуы, теләктәшлек күрсәтүе һәм гаиләсенең, үзенең тырышлыгы белән аякка басты. Рухи терәк, җылы сүз иң кирәк вакытларда ул вакытта район мәдәният бүлеген җитәкләгән Илшат Габделхәев Рифатның ышанычлы дустына, киңәшчесенә әйләнде. Рифатка ярдәм оештыруда җаваплы җитәкче буларак беркетелгән иде ул. Күпме Казан юлын таптаулар, химиятерапия курслары, һәр көн өчен көрәш куркыныч төш буларак артта калды.
Аллага шөкер, Рифат бүген тулы канлы тормыш белән яши, алтынчы сыйныфны тәмамлады.
Ышанычлы дустына әйләнгән Илшат абыйсы Рифатка сюрприз ясады бүген. Рифатның берәүгә дә әйтми, күңелендә генә йөрткән хыялын чынга ашырып, капкадан тиз йөрешле өр-яңа велосипед белән килеп керде ул.
-Күптән күңелемнән уйлап йөри идем. Рифатка велосипед алып бирергә дигән уемны Корбан гаете, җомга көн чынга ашырды. Сәламәтлегенең кадерен белеп, физик көчле, рухи яктан нык булып үсеп җитлексен Рифат. Мин аңа ышанам, көчле егет ул, - диде Илшат Илфат улы.
Тормышта алда да сынаулар күп булыр. Тормыш - көрәш, җиңү дә, җиңелүләр дә булыр. Бирешмә, Рифат.
Игелек игелекне тарта. Хәтерләсәгез, июнь аенда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Киров авылында яшәүче Мәрьям һәм Алмас Рәшитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче 10 балага велосипедлар бүләк итеп, аларның хыялларын чынга ашырган иде.