Бөтенрәсәй фән олимпиадасының төбәкара, халыкара, республика һәм “Олимпка юл” фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында
“Ел укучысы-2020” исеме рус теле фәне буенча республика олимпиадасында призер, узган уку елында үткәрелгән рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадада призер, рус теле фәне буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 бал җыючы, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мирзагаянова Эльвинага бирелде( Укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы). Эльвинага “Ел укучысы” эмблемасы, чигуле калфак һәм камзул тапшырылды.