Актаныш Корбан гаетен сөенечле хәбәрләр белән каршы алды.
-Бәйрәм өстенә бәйрәм, нур өстенә нур бүген. Төркиядәй искиткеч матур, җилсез, кояшлы иртә. Корбан гаете, җомга көн. 1 сентябрьдә быел Җәмигъ мәчетенең төзелеп эшли башлавына 20 ел тула. Бәйрәмгә мәчетне тагын да күркәмләндерү, төзелгән янкормаларга косметик ремонт ясау, ишегалдын төзекләндерү һәм мәчеткә килүчеләр өчен уңайлырак итү теләгемне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән уртаклашкач, ул хуплап каршы алды, зур булышлык күрсәтте. Җәмәгать каршында бар халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Корбан гаетенә зур бүләк ясады безгә, бар халыкка, - диде, бәйрәм чыгышында район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Энгель Нәвап улының һәр башлангычы җитәкчеләр, халык тарафыннан хуплап кабул ителә. Үз вакытында татар теленең, татар милләтенең киләчәген кайгыртып, туган телебезне яклап чыгуы да хәзер үзенең нәтиҗәсен бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та татар милләтенең киләчәк язмышы өчен борчылып, үзенең уйлануларын, фикерләрен халыкка җиткерде шушы көннәрдә.
Игелекле ният игелекле эшләрне үз артыннан ияртә. Корбан гаете - изгелекле гамәлләр, игелекле эшләр кыла торган көн. Актаныш Җәмигъ мәчете дә 20 еллык юбилеен күркәмләнеп каршы алыр дигән ышаныч зур. Төзекләндерү эшләрендә ярдәм итүчеләр дә, булышлык күрсәтүчеләр дә күп булыр, иншаллах!