Мәдәниятне үстерүдә аеруча зур унышларга ирешкән укучылар:
- аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Талипова Гөлнара - Иске Кормаш һәм Актаныш халык театры актрисасы, бик күп театрларда халык күңелен яулаган талантлы артистка, күптапкырлар "Идел-йорт" халык театрларының төбәкара конкурсы лауреаты, Иске Кормаш мәдәният йорты каршындагы “Чишмә” бию ансамбле солисткасы;
- 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әдһәмова Елена - Актаныш халык театры актрисасы;
- Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шәрифҗанова Айзирә - Сәфәр халык театры актрисасы, талантлы биюче, күптапкырлар "Идел-йорт" халык театрларының төбәкара конкурсы лауреаты, 2008 нче елдан башлап "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең республика яшьләр фестивале лауреаты;
- Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Макаров Рамил - Пучы мәдәният йорты каршындагы “Яшьлек”бию ансамбле солисты, "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең республика яшьләр фестивале лауреаты, Әлфия Авзалова исемендәге регионара фестиваль лауреаты;
- Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ахунова Алия бик күп тапкырлар бәйгеләрдә катнашучы.