Актаныш урып-җыюны 31 көндә төгәлләргә исәп тота

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Быел Актаныш аграрийлары урып-җыю кампаниясен, узган елга карый, 3-4 көнгә алданрак башлады.  Район игенчеләре 2020 елда рекордлы икмәк алырга ниятли – басу-кырларда күкрәп үскән мул уңыш канатландыра җир улларын.  Узган ел актанышлылар урып-җыюны 44 көндә төгәлләүгә ирешкән булса, быел алтын бөтрекләрне 31 көндә амбарларга кайтарып бетерү мөмкинлеге бар. Моның өчен егәрле техниканың патенциалы җитәрлек. Кыр кораблары бүгенге көндә  тәүлегенә 1 700 гектардан бөртеклеләрне алырга сәләтле.

Быел Актаныш районы басуларын 91 комбайн иңли. Аларны иярләгән механизаторлар таңны басуда каршылап, кояшны офык артына шуннан озата – һәр көн, һәр сәгать, һәр минут Актаныш игенчесен үз алдына куйган максатына якынайта. Иң мөһиме, Табигать –Ана җир улларына хәер-фатихалы була күрсен!

Сүз уңаеннан, урып-җыю кампаниясенә “Әнәк” агрофирмасы  21 берәмлек комбайн белән аяк басса, “Актаныш” агрофирмасында бөртеклеләрне 9 кыр корабы җыя,  “Тамыр”, “Таң” җәмгыятьләрендә мул уңышны җыйнап алуга алтышар комбайн җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International