Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев килде. Васыйл Гаяз улы район ветераннарының хәзерге “Мирас”, элеккеге “Гәрәбә” клубы әгъзалары белән очрашты, өлкәннәр ансамбль репертуарыннан иң эчтәлекле җырларын башкарды. Җитәкчеләр белән очрашудан файдаланып, лаеклы ялдагы райондашлар үзләрен борчыган сорауларын юллады. Үз ишегалларын “Безнең ишегалды” программасына кертеп төзекләндерү кирәклеген әйттеләр.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев Татарстан муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бүген актанышлылар да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белән очрашты. Татар конгрессы Милли шура рәисен Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова каршы алды.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 5 сентябрендә
2020 елның 5 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Ике ел рәттән районкүләм футбол чемпионатында җирлек командалары арасында абсолют җиңү яулап килгән Актаныш командасына 28 август көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге 2000 сумлык сертификат тапшырган иде.
Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә исә Актаныш футболчылары спорт кибетенең сертификатын авыр тормыш хәлендә калган бер гаиләгә бүләк итеп, икенче сыйныфка баручы нәни Эльвинаны сөендерделәр.
.jpg)
Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә оештырылган түгәрәкләргә дә “җан керде”. Укуның өченче көнендә үк Актаныш спорт мәктәбе остазлары Салават Кәшбрәзиев белән Рамил Гыйлфанов үзәк стадионда футбол тренировкаларын башлап җибәрделәр.
.jpg)
13 нче сентябрь- Бердәм сайлаулар көнендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаячакбыз. Хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ышанычлысы, Владимир Чагин Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова озатып йөрде. Владимир Чагин авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йорты- технологик техникум эшчәнлеге белән танышты.
.png)
Актаныш районы мәктәпләрендә, “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре башланды. Айлык кысаларында мәктәпләрдә эвакуация буенча янгынга каршы тренировкалар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыгу очрагында ниләр эшләргә кирәк булу буенча инструктаж дәресләре үткәрелә.
.jpg)
3-нче сентябрьдә Актанышның 1 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» акциясе яшьләрне дә, олыларны да берләштерде. Биредә 60 кеше парта артына утырып, нәкъ имтихандагыча, үз белемнәрен сынады, тарихи биремнәрне чиште. Башка мәктәпләр исә, акциягә онлайн форматта кушылды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та акциягә кушылып, “Җиңү диктанты” биремнәрен эшләде. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда райондашларның яуда һәм тылда күрсәткән батырлыкларын укучыларга сөйләде.
«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф проектының рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә мөмкин иде, мәйданчык сайлап яки акциягә онлайн режимда кушылучылар да күп булды. Диктант нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында шәхси идентификация номеры буенча танышырга була.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Уңайсыз метеорологик күренешләр: 2020 елның 4 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, рельефның түбән урыннарында 0˚какадәр каты салкыннар булырга мөмкин.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Актаныш районында сайлау хокукына ия 22 351 кеше яши. Алар бу мөһим кампаниядә активлык күрсәтер дип көтелә.
.jpg)