ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылы халкы белән сайлау алды очрашуы уздырды. Белгәнебезчә, бердәм сайлау көне итеп игълан ителгән 13 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаячакбыз. Татарстан Республикасына президентлыкка биш кандидат теркәлде: "Бердәм Россия»дән – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Үсеш партиясе»ннән – Олег Коробченко, «Гадел Россия» дән – Альмир Михеев, «Россия коммунистлары» фиркасеннән -Альфред Вәлиев, ЛДПРдан-Владимир Сурчилов.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов хәзерге вакытта республика белән уңышлы идарә итүче Рөстәм Миңнехановны район башлыгы дәрәҗәсеннән Президент вазыйфасына кадәр үскән Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевнең ышанычлы укучысы дип атады. 1990нчы елларда- илебез тарихында иң тотрыксыз СССР таркалган чорда республиканы таратмый- таркатмый, тынычлык белән дәүләт дәрәҗәсенә күтәргән Беренче Президент Минтимер Шәймиевнең юлын эзлекле дәвам итүче, нинди генә җил-давыллы көннәрдә дә корабны туры алып баручы лидер ул Рөстәм Миңнеханов дип билгеләп үтте үз чыгышында Энгель Нәвап улы.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 17 июнендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 июнендәге карары үз көченә керде.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Министр урынбасарының эш сәфәре Пучы авылындагы  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшчәнлеге белән танышудан башланды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән район халкына социаль ярдәм чараларын күрсәтүдәге алып барылган эшчәнлек хакында фикер алышты. Сәфәр кысаларында Адель Рафик улы гражданнарны кабул итте һәм сорауларга җавап бирде. Шулай ук Адель Мөбәрәкшин социаль блок учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

21 сәгатьтән. 8 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 9 сентябрендә

2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен, җилнең 16-21 м/с ка кадәр көчәюе, урыны белән боз; иртән һәм көндез көчле яңгыр көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Явым-төшемнең мул булуы турында мәгълүмат алганда:

1. Шәһәр буйлап йөрүдән сакланыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбык үткәргеч һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

2. Әгәр яңгыр урамда эләксә, җир асты юлларына һәм башка тирәнрәк биналарга төшмәгез. Югарыда урнашкан су басу дәрәҗәсендәге биналарда яшеренергә тырышыгыз.

3. Әгәр сез урнашкан бинада су жыелса, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

4. Әгәр бинадан чыгу мөмкинлеге булмаса, югарыда урнашкан катларга күтәрелегез, электр һәм газны сүндерегез, тәрәзәләрне, ишекләрне тыгыз ябыгыз һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 01, 112 телефоны буенча дежур хезмәтенә урнашу урыны турында хәбәр итегез.

5. Әгәр дә яңгыр сезне шәхси транспортта очратса, су баскан урыннарны узарга тырышмагыз. Иң кырыйдагы уң рәткә (юл читенә) акрын гына үзгәртегез дә, ашыгыч тормоз кулланмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Авария хәлендәге утларны кабызыгыз һәм яңгырны көтегез.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуган вакытында:

1. Мөмкин булганда өйдән чыкмагыз.

2. Бинада булганда, мөмкин кадәр ераграк тәрәзәдән йөрегез.

3. Электр приборлары белн файдаланмагыз, чөнки боз явыу гадәттә яшенле эшчәнлек белән озатыла.

4. Урамда булганда, мөмкин булмаса, качу ягын сайлагыз, башны боз сугудан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, кием-салым белән каплагыз).

5. Агачлар астында ышыклану чарасын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз кисәкләренең һәм көчле җилләрнең агачлар ботакларын сындыруы да зур, бу сезгә өстәмә зарар китерергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Район Советының кече утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Светлана Бәхтияр кызы Корбанова, 73 нче санлы район үзәк даруханәсе җитәкчесе Рина Равил кызы Әмирханова, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Мөзәллиф улы Басыйров, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, журналистлар катнашында сишәмбе брифингы узды. 


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

18 сәгатьтән  7 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр  2020 елның 8 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр фаразланмый.

Көнчыгыш Предкамь һәм Кама аръягы буенча: Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, көндез тизлеге 12 м/с. Төнлә минималь температура  5. 9˚. Көндез    22. 26˚.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уңай яктан бәяләде.

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.

Бүген – 7 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә,  оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 6 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

  1. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
  2. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
  3. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.
  4. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.
  5. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
  6. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1.            Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2.            Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3.            Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4.            Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5.            Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6.            Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International