Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылы халкы белән сайлау алды очрашуы уздырды. Белгәнебезчә, бердәм сайлау көне итеп игълан ителгән 13 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаячакбыз. Татарстан Республикасына президентлыкка биш кандидат теркәлде: "Бердәм Россия»дән – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Үсеш партиясе»ннән – Олег Коробченко, «Гадел Россия» дән – Альмир Михеев, «Россия коммунистлары» фиркасеннән -Альфред Вәлиев, ЛДПРдан-Владимир Сурчилов.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов хәзерге вакытта республика белән уңышлы идарә итүче Рөстәм Миңнехановны район башлыгы дәрәҗәсеннән Президент вазыйфасына кадәр үскән Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевнең ышанычлы укучысы дип атады. 1990нчы елларда- илебез тарихында иң тотрыксыз СССР таркалган чорда республиканы таратмый- таркатмый, тынычлык белән дәүләт дәрәҗәсенә күтәргән Беренче Президент Минтимер Шәймиевнең юлын эзлекле дәвам итүче, нинди генә җил-давыллы көннәрдә дә корабны туры алып баручы лидер ул Рөстәм Миңнеханов дип билгеләп үтте үз чыгышында Энгель Нәвап улы. Республикада алып барылган уңышлы сәясәт, икътисадый тотрыклылык хәзер һәр татарстанлының, һәр актанышлының тормышында ачык чагыла. Актаныш районы республиканың бер баласы буларак, уңай күтәрелеш чорында. Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгының игенчелек өлкәсендә ирешелгән уңышларга иркен тукталды.
- Кукуруза культурасын да кертеп, бөртеклеләрдән 200 мең тонна тулай җыем алачакбыз. Бу республикадагы биш иң яхшы күрсәткеч. 183 мең тонна ашлыкны җыеп алдык, күбрәк уңышка өметләнгән идек, әмма язгы культуралар: бодай(35-36 центнер) белән арпаның (39-40 центнер) уңышын яңгырлар киметте. Көзге бодай уртача бер гектардан 51 центнер, борчак 31 центнер уңыш бирде. Бу нәтиҗәләргә карап киләчәккә планнарны формалаштырачакбыз.