СИШӘМБЕ БРИФИНГЫНДА- Социаль пакет: Актаныш районында ташламалы дарулар белән тәэмин итү, эш барышы, сайлау мөмкинлеге(ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Район Советының кече утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Светлана Бәхтияр кызы Корбанова, 73 нче санлы район үзәк даруханәсе җитәкчесе Рина Равил кызы Әмирханова, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Мөзәллиф улы Басыйров, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, журналистлар катнашында сишәмбе брифингы узды. 

Актаныш районында ташламалы дарулар белән тәэмин итү  турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, социаль пакеттан файдалану тәртипләре, Актаныш район үзәк хастаханәсендә ташламалы дарулар белән тәэмин итү торышы хакында район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Светлана Бәхтияр кызы Корбанова, 73 нче санлы район үзәк даруханәсе аша ташламалы дарулар белән тәэмин итү  буенча  73 нче санлы район үзәк даруханәсе җитәкчесе Рина Равил кызы Әмирханова сөйләде. Район пенсия фонды алып барган эшчәнлек, социаль пакеттан файдалану, ташламалар, яңалыклар белән район пенсия фонды җитәкчесе Булат Мөзәллиф улы Басыйров таныштырды. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова "Игелек марафоны"нда җыелган акчаларның тотылышы, адреслы ярдәмнең кайсы очракларда бирелүе турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International