Министр урынбасарының эш сәфәре Пучы авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшчәнлеге белән танышудан башланды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән район халкына социаль ярдәм чараларын күрсәтүдәге алып барылган эшчәнлек хакында фикер алышты. Сәфәр кысаларында Адель Рафик улы гражданнарны кабул итте һәм сорауларга җавап бирде. Шулай ук Адель Мөбәрәкшин социаль блок учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.