КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта район хуҗалыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген – 7 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә,  оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


Районда оператив хәлнең торышы турында Нурия Сәлахова - Татарстан Республикасы эчке эшләр   министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге  вәкиле, Илназ Шәрифьянов - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Рөстәм Могътазиров – район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, Луиза Хафизова  - Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы   урынбасары чыгыш ясады.


Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы белән  залда утыручыларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  Нәфис Сәлимгәрәев,идарә белгечләре Рәфит Мирзаһитв, Әфка Сәрваровлар таныштырды.

Район Советы рәисе урынбасарыРәйхан Галимҗанова 13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек буенча мәгълумат бирде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең  икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева үз чыгышында оешма-предприятиеләрнең II кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдынгыларны атады.

Хуҗалыклар арасында беренче урында – “Нигез” һәм “Чишмә” җәмгыятьләре, икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы, өченче урында – Чишмә” агрофирмасы.

Җитештерү, коммуналь хезмәт күрсәтү, төзелеш оешмалары арасында да лидерлар билгеләнде. Алар: “Актаныш” икмәк кабул итү предприятиесе, “Теплосервис” һәм “Газстройсервис” җәмгыятьләре.

Аларның җитәкчеләренә кубоклар тапшырылды.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева “ТАССР оешуга – 100, Актанышка – 310, район төзелүгә 90 ел тулу” уңаеннан үткәрелгән мәдәни чараларга йомгак ясап, хезмәтләре хөрмәткә лаек коллективларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук киңәшмә кысаларында, җирлек командалары арасында барган футбол чемпионаты җиңүчеләре аталып, җирлек башлыклары кубокларга ия булды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International