РАЙОН СУЛЫШЫ УЧ ТӨБЕНДӘГЕ КЕБЕК: Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә җитәкчеләр белән киңәшмә узды (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашында киңәшмә узды.
103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов узган ике атнада булган янгын очраклары һәм аларның сәбәпләре турында сөйләде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Сәлахова райондагы тәртип турында бәян итте. Шулай ук  "Роспотребнадзор"ның Актаныш районы буенча баш табибы урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы филиалы җитәкчесе Әфка Сәрвәров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов чыгыш ясады. 

13 нче сентябрьдә узачак сайлауларны үткәрү турында район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова аңлатма бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Актанышка 310, район төзелүгә 90 еллык юбилей чараларын үткәрүгә анализ ясады. Юбилей чараларын үткәрүдә тырыш хезмәт куйган коллективлары, футбол ярышы җиңүчеләре хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International