Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев: Сез эшли беләсез, план кора беләсез, тәрбия бирә беләсез (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев килде. Васыйл Гаяз улы район ветераннарының хәзерге “Мирас”, элеккеге “Гәрәбә” клубы әгъзалары белән очрашты, өлкәннәр ансамбль репертуарыннан иң эчтәлекле җырларын башкарды. Җитәкчеләр белән очрашудан файдаланып, лаеклы ялдагы райондашлар үзләрен борчыган сорауларын юллады. Үз ишегалларын  “Безнең ишегалды” программасына кертеп төзекләндерү кирәклеген әйттеләр.

Васыйл Гаяз улы “Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә күзаллый. Республика җитәкчелегенең макасаты Татарстанда яшәүчеләрнең һәрберсен бәхетле итү!”- дип республикада эшләүче программалар турында таныштырды, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе буларак татарлар яшәгән төбәкләрдә аңа еш булырга туры килә. Татарларның тырыш, максатчан, власть органнары белән килешеп эш итүләрен билгеләп үтте.

Васыйл Шәйхразыев очрашу вакытында актив ветераннарга “ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр” тапшырды. Милли шура җитәкчесе кулыннан Киров сөт комбинаты һәм Актаныш икмәк комбинатлары  җитәкчеләре “ТАССРның 100 еллыгы мәгълүмати Билгесен куллану өчен сертификатлар”ны кабул итеп алды.  

Табиблар белән очрашу вакытында Васыйл Шәйхразыев “Актаныш үзәк хастаханәсенең чиста, пөхтәлеге, чәчәкләр белән бизәлүе хаста кешенең авыруларын да оныттырырга сәләтле, моның өчен рәхмәт сезгә”,-диде. COVID пандемиясе вакытында табибларның үзләрен батырларча тотулары, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, авыруларны дәвалавы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнүен әйтеп, янә ак халатлыларга рәхмәт белдерде рәсми кунак.  

Табибларга өстәмә түләүләр һәм үзәк хастаханәгә кайбер җиһазларга ихтыяҗ булу турындагы сорауларны Васыйл Гаяз улы ТР Сәламәтлек саклау министрына җиткереп, бу мәсьәләләрне уңай хәл итәргә вәгъдә бирде.

Актаныштагы сәфәр ахырында  Васыйл Шәйхразыев мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты, легендар җырчы Әлфия Авзалованың һәйкәленә чәчәкләр салды, актанышлылар хезмәтен бәяләп,  “Сез эшли дә, план кора да, тәрбия бирә дә беләсез!”,- диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International