Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә оештырылган түгәрәкләргә дә “җан керде”. Укуның өченче көнендә үк Актаныш спорт мәктәбе остазлары Салават Кәшбрәзиев белән Рамил Гыйлфанов үзәк стадионда футбол тренировкаларын башлап җибәрделәр.
6 төркемдә барлыгы сиксәннән артык бала шөгыльләнә биредә. Бүген дә бер төркемдә 2005-2008нче елгылар, икенчесендә 2011-2012 елгы укучылар футбол буенча күнекмәләрен ныгыта.