13 нче сентябрь- Бердәм сайлаулар көнендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаячакбыз. Хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ышанычлысы, Владимир Чагин Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова озатып йөрде.

Владимир Чагин авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йорты- технологик техникум эшчәнлеге белән танышты.

ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Геннадьевич Чагин, Россия автоузышчысы, йөк машиналары классында «Дакар раллие»ның җиде тапкыр җиңүчесе.
.jpg)
2013 елның июленнән — «КАМАЗ-мастер» узыш командасы җитәкчесе, 2015 елдан — «Ефәк юлы Ралли» проекты җитәкчесе. Ралли-рейд әйләнешләрендә "Дакар патшасы" исеме бирелде.

Дөньякүләм билгеле автоузышчыга балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин техникум базасында "Картинг мәктәбе"н оештыру идеясе турында сөйләде.

Иҗат үзәге каршында Владимир Чагинны районның автосөючеләре каршы алды. Картинг спортын яңадан, заманча сулыш белән торгызуда районның спорт җитәкчелеге Владимир Геннадий улының теләктәшлек күрсәтүен сорадылар.

Балалар иҗат үзәгендә бер төркем яшьләр танылган шәхеснең «КАМАЗ-мастер» узышчысыннан дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелү тарихын зур кызыксыну белән тыңлады.

- Мин чисталык, пөхтәлеккә бик мөкиббән кеше. Бу уңайдан үземә генә түгел, башкаларга да бик таләпчәнмен. Шушы сыйфатым аркасында мин эшле булдым- «КАМАЗ-мастер»га эшкә алуларын сорап мөрәҗәгать иткәч, миңа идән юарга куштылар, плинтусларга кадәр кырып, ышкып юдым.
.png)
Берәр атна шулай «КАМАЗ-мастер»да чисталык урнаштырдым. Аннан мине "югарырак" вазыйфага билгеләделәр- детальләр юа башладым. Һәр эшемне аннан -моннан түгел, хәтта кирәгеннән дә арттырып эшлим. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Эш бирүче эшкә алганда сезнең нәкъ менә шушы сыйфатыгызга игътибар юнәлтәчәк. Күңелегезгә ошаган һөнәр сайласагыз һәм дөрес эш бирүчегә эләксәгез, тормышта сезгә уңыш елмаячак та елмаячак!- Владимир Чагинның тормыш тәҗрибәсе һөнәр сайлауда, яшүсмерләргә үз юлларын табуда һичшиксез кирәк булыр.
.png)
- Автомобильдә узышудан тыш нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?
- Кечкенәдән үк хоккейга йөрдем. Хәзер дә экипировкам әзер тора. Буш вакытымда хоккей уйныйм. Беләсезме, сәясәттәге кеше өчен хоккей бик кирәкле спорт төре- монда команда белән эшләргә өйрәнәсең. Син пас биргәндә- алканы көтеп торып, капкага кертүче булырга тиеш. Тизлекне яратам мин. Автоузышта да, хоккейда да тизлек кирәк. Тизлекне тау чаңгысында шуганда да арттырып ләззәтләнәм.
Владимир Чагин Актаныш яшьләрен Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ-мастер» командасының музеен карарга чакырды. Татарстан Республикасының казанышлары турында сөйләде. Республиканың икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендәге уңышлары, һичшиксез, аның җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сәясәткә барып тоташа. Владимир Геннадий улы үз чыгышында бу хакта кат-кат искәртте.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Владимир Чагинга эшлекле дә, эчкерсез дә очрашу өчен рәхмәт белдерде.