2 сентябрь көнне “Наратлы” җәмгыяте 2020 елның урып-җыю кампаниясен төгәлләде. Әлеге сөенечле хәбәр хуҗалык басуларыннан 14:00 сәгатьтә килеп иреште. "Наратлы" уңганнары 1000 гектар мәйданнан 48 050 центнер җыйнап алган. Гектардан уртача уңыш – 48 центнер.
.jpg)
Татар халкының моң патшабикәсе Әлфия Авзаловага Актанышта һәйкәл ачылды.
Юбилейга кайткан кунаклар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә һәм Әлфия Авзалованың интерактив музеенда булдылар.
Иске Солтангол авылында яшәүче тыл ветераны Флүрә Сәрвәровага – 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.
.jpg)
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек эшләтеп җибәрү булды.
Актанышта гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрди улы Фәрдиев үзенең олуг юбилеен – 95 яшен каршы алды. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул. Тимер Фәрди улының быелгы юбилее аеруча истәлекле: Сугыш ветеранына ТАССР төзелүгә - 100, Актанышыбызга – 310, Бөек Җиңүгә 75 ел тулган тоташ бәйрәмнәр елында 95 яшьлек юбилеен каршы алырга насыйп булган.
.jpg)
5 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә узачак. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.
"Безнең ишегалды" программасы кысаларында Актанышта 1 квартал төзекләндерүдән соң ачылды.
Актаныштагы юбилей чаралары кысаларында күпфунцияле үзәк ачылды.
Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашты.
.jpg)