Иске Солтангол авылында яшәүче тыл ветераны Флүрә Сәрвәровага – 1 сентябрь көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.
Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү традициясе барлыкка килде. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.
Юбиляр Флүрә Әхмәтгали кызын район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр тапшырды. Җирле җитәкчелек тә хөрмәткә лаек затка тәбрик сүзләрен, бүләк-күчтәнәчләрен юллады.