Энгель Фәттахов: “Без 2020 елда ике тарихи вакыйга шаһиты булдык!”

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашты. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган чарага мәдәният йортлары җитәкчеләре, сәнгать мәктәбе, китапханә, музей коллективлары, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле вәкилләре, гомумән,  районыбызда үткән мәдәни чараларда зур активлык күрсәтүчеләр чакырулы иде.

Энгель Нәвап улы хезмәт коллективларына, шәхси затларга Республика күләмендә яңгыраш алган район  чараларында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Без 2020 елда ике  мәртәбәле, тарихи вакыйга шаһит  булдык.  Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст безнең районда ачылды. Шулай ук ТАССРның халык, Татарстан АССР һәм РСФРның атказанган артисты, Тукай бүләге иясе, халыкның яраткан җырчысы, онытылмас моң иясе Әлфия Авзаловага һәйкәл Актанышта сафка басты. Әлеге чараларны  сезнең ярдәмнән башка оештырып булмас иде. Сез, мәдәният коллективы,  бердәмлегегез белән аерылып торасыз. Күпләргә үрнәк итеп куярлык итеп тупландыгыз. Бу өлкә өлкәнәя дип борчылу да урынсыз, авылларда мәдәнияткә тартылучы яшьләр бар. Сезнең эздән алар килә”, - дип, Актаныш районында мәдәниятнең югары баскычта торуын ассызыклады җитәкче.

Хөрмәтле, кирәкле хезмәт ияләре адресына юлланган җылы сүзләрдән соң, аларга  район башлыгының  Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ТАССР төзелүгә - 100, Актаныш авылына – 310, район төзелүгә 90 ел уңаеннан, район, республика күләмендә үткәрелгән күптөрле мәдәни чараларда актив катнашып, Актанышыбызның, татарның милли-мәдәни йөзен агартуда, сәнгатьне үстерүдә алып барган күпкырлы иҗатлары өчен  Актаныш балалар сәнгать мәктәбе,  Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры, Актаныш районы мәдәният йорты, “Образ” халык балалар бию студиясе, үзәк китапханә, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Киров, Иске Байсар, Иске Сәфәр, Пучы, Иске Кормаш  коллективлары,   Актаныш балалар сәнгать мәктәбе педагогы Айрат Сәрвәров, район мәдәният йортының “Акфильм” студиясе җитәкчесе Алмазия Хаҗиева, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илиза Мөхәммәтова, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Лилия Фәтхуллина, башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров, якташларыбызга багышланган ТР Г.Тукай премиясе лауреатлары стеласы авторы Азат Сәрвәров, Әнәктәге Шәрип Шәймиев музее җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International