“Наратлы ” җәмгыяте 2020 ел урагын тәмамлады

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

 2 сентябрь көнне  “Наратлы” җәмгыяте 2020 елның урып-җыю кампаниясен төгәлләде. Әлеге сөенечле хәбәр хуҗалык басуларыннан 14:00 сәгатьтә килеп иреште.

Наратлы уңганнары 1000 гектар мәйданнан 48 050 центнер җыйнап алган. Гектардан уртача уңыш – 48 центнер.

Җәмгыять җитәкчесе Алмаз Мосабиров хезмәт уңганнарын  быелгы Уңыш бәйрәме белән тәбрик итеп, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен юллый. Механизаторларның  соңгы теземнәрен алган сөенечле мизгелләрен  җитәкче үзе дә  иген басуында уртаклашты.  

“Уртак хезмәтнең күркәм нәтиҗәләрен татыйбыз бүген.  Һава шартлары бераз көйсезлек күрсәтсә дә, кыр батырларыбыз сынатмады. 2020 ел уңышын да исән-имин, югалтуларсыз амбарларга алып кайттык.  Урып-җыю кампаниясенә стартны 29 июльдә биргән идек – яңгырлы көннәр озынайтты уракны. Икмәк быел яхшы, тулаем җыем күләме үзган елга карый шактый югары. Иң мөһиме, икмәк кадере китмәсен. Һәр башак кадерле игенчегә, бу хезмәтнең авырлыгын аны башкарган җир кешесе генә аңлый”, - ди Алмаз Фирдәвис улы.

 “Наратлы” хуҗалыгы 2020 ел икмәген 3 комбайн белән җыйнап алган. Кыр корабларын иярләүче механизаторлар – Разыйм Кашапов, Назыйм Нуртдинов, Ирек Салахов. Комбайн ярдәмчеләре булып хезмәт куйнае егетләрнең икесе – Илнар Фаррахов һәм Зөфәр Нуртдинов – Актаныш технология техникумы студентлары. Газиз Батыров – 9нчы сыйныфта белем ала.

Игеннәрне теземнәргә салуда Расил Исламов һәм Шамил Гәрәев хезмәт куйган. КаМАЗ шоферлары – Филүс Кәбиров һәм Ранис Шәрипов. Урак буена янгын саклау машинасы  Марат Дәүләтбаевның ышанычлы кулларында булган.

“Наратлы”ның 300 гектар мәйданда  кукуруза культурасын аласы бар. Аның 50 гектарын бөртеккә суктырырга, калганын силоска салырга планлаштыра җәмгыять.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International