Актанышта гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрди улы Фәрдиев үзенең олуг юбилеен – 95 яшен каршы алды. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул. Тимер Фәрди улының быелгы юбилее аеруча истәлекле: Сугыш ветеранына ТАССР төзелүгә - 100, Актанышыбызга – 310, Бөек Җиңүгә 75 ел тулган тоташ бәйрәмнәр елында 95 яшьлек юбилеен каршы алырга насыйп булган.
Сафлары елдан-ел сирәгәйгән бик тә кадерле буынның бер вәкиле булган Тимер аганы күркәм гомер бәйрәме белән район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте. Район җитәкчесе юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең тәбрик хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Районның ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев та туган көн иясенә котлау сүзләрен ирештерде.
Зөбәер авылында туган райондашыбызның алты дистә елы Актаныш авылында үткән: Комсомол райкомында, партия райкомында эшләгән ул, хезмәт юлының шактый еллары төзү-монтаж идарәсе, районның газ оешмалары белән бәйле. Тормыш иптәше белән өч балага гомер биргән ветеран бүген ил-көннең иминлегенә, күкләрнең тынычлыгана шөкер кылып яши.
- Яшәеш зарланырлык түгел. Ни телисең, барысы да бар. Тыныч тормышның кадерен белеп кенә яшәргә кирәк!- ди, аяусыз сугышны кичеп, туган туфракка әйләнеп кайту бәхетен татыган Тимер Фәрдиев.
Район җитәкчелегенә чиксез рәхмәт сүзләрен юллаган хуҗа кунакларны ул капка төбенә үк чыгып озатып калды.