13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне  Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар  сайлыйбыз. Актаныш районында  сайлау хокукына ия 22 351 кеше яши. Алар бу мөһим кампаниядә активлык күрсәтер дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез. Татарстанда тавыш бирү 11 - 13 сентябрьдә узачак. 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көне статусына ия, ә 11 һәм 12 сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып санала. Барлык бу өч көндә сайлау участокларының эш вакыты  8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Кампания барышында Актаныш районы территориясендә 46 сайлау участогы эшләячәк.

Быел район буенча 200 депутат сайлана. Җирле үзидарәләргә  322 кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән, шулардан 309 кандидат  буларак теркәлгән.

Урындагы үзидарә ор­ганнарының вәкаләтләре һәм торак пунктлардагы пробле­маларны хәл итү мөмкин­лекләре киң. Шуңа күрә һәр сайлаучы нәкъ ул яшәгән җирлектә  үзе өчен мөһим булган сайлаулар үтә­чәген аңларга тиеш.  Алдагы елларда  урындагы көнүзәк мәсьәләләрнең хәл ителү-ителмәве кемне депутат итеп сайлауга бәйле.


Быел сайлау турындагы законнарга кайбер үзгәрешләр кертелде, алар, шул исәптән, тавыш бирүне оештыруга да кагылды. Үзгәрешләр республика халкының үз фикерен  белдерү өчен өстәмә мөмкинлекләр һәм кулай шартлар тудыруга, пандемия шартларында аларның сәламәтлеген куркыныч астына куймауга  юнәлтелгән. Шулай ук 13 сентябрь көнне участок сайлау комиссияләре әгъзаләре тарафыннан өйләргә барып тавыш бирдерү оештырыла.


13 сентябрьдә – сайлау көнендә үз сайлау участогына тавыш бирергә килә алалмаган калган сайлаучыларга Татарстан  Республикасы Сайлау кодексы таләпләре буенча алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Бу хокуктан отпускта, командировкада булучылар, авырып тору, хезмәт яки уку эшчәнлеге режимы сәбәпле  участокларга килмәүчеләр файдалана алачак.


Коронавируска бәйле катлаулы эпидемиологик  вәзгыять нәтиҗәсендә  сайлау комиссияләре тарафыннан бердәм тавыш бирү көненә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә инфекция таралуга юл куймас өчен барлык чаралары да күреләчәк: тавыш бирүдә катнашучыларның температурасын үлчәү, кулларны йогышсызландыру, социаль аралыкны  тәэмин итү өчен махсус сызык-күрсәткечләр, өслекләрне йогышсызландыру чаралары белән юу-сөртү, бер тапкыр кулланылучы перчаткалар һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International