Актанышның футбол командасы нәни Эльвинага шәп бүләк ясады

2020 елның 4 сентябре, җомга

Ике ел рәттән районкүләм футбол чемпионатында җирлек командалары арасында абсолют җиңү яулап килгән Актаныш командасына   28 август көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  җирле бүлеге 2000 сумлык сертификат тапшырган иде.

Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә исә Актаныш футболчылары спорт кибетенең сертификатын авыр тормыш хәлендә калган бер гаиләгә  бүләк итеп, икенче сыйныфка баручы нәни Эльвинаны сөендерделәр.

- Баланы мәктәпкә әзерләүнең матди яктан нинди чыгымлы икәнен һәркем белә. Уку формасы, дәрес кирәк-яракларыннан тыш, спорт костюмы да, аяк киеме дә кирәк. Без инде футболчылар белән киңәшеп,  Актанышның бер гаиләсенә ярдәм итәргә уйладык.  Футбол командасындагы 14 уенчысының олы йөрәкле булуын дәлилләүче билге бу. Егетләргә ихлас рәхмәт, - дип, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчече Илһам Шәмсунов әлеге күркәм гамәл турында сөйләде.

Эльвина Нәбиева – Актанышның икенче санлы мәктәбендә белем ала. Киләчәктә хыялы – рәссам булу. Ә быелгы уку елында исә кызчыкның  йөзү һәм җиңел атлетика түгәрәкләренә йөрисе килә. Спортка кызыксынуы да көчле аның – әнисе белән районкүләм футбол чемпионатларын да тамаша кылган  Эльвина.  Баян Дәүләтов исемендәге стадионга – Нәбиевлар гаиләсенә сертификат тапшырырга килгән Актаныш футболчыларын да  шундук таныды ул.

Эльвинаның әнисе өчен дә мондый бүләк зур, көтелмәгән сюрприз булган. “Балабызның хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән Актаныш футболчыларына чын йөрәгемнән үзем һәм тормыш иптәшем исеменнән рәхмәт әйтәм бүген. Кызымның елмаюлы йөзен күрү барлык тормыш мәшәкатьләрен оныттырып тора”, - ди ул. Кызганычка каршы, Эльвинаның әтисе Илнар Нәбиев автоһаләкәттән соң беренче төркем инвалид калган. Шуңа күрә гаилә өчен футболчыларның бу бүләге -  зур ярдәм.

Нәбиевлар инде иртәгә үк сертификат  белән Илназ Мәрдәновның спорт  кибетенә юнәләчәкләр. Димәк, Эльвинаның спорт түгәрәкләренә йөрер өчен кирәк-яраклары булачак.

“Балачак хыяллары – алар иң истә кала торган хыяллар. Әгәр дә без бер генә балага булса да ярдәм кулы сузып, аның хыялын  тормышка ашыруга үз өлешебезне кертә алганбыз икән, бу безнең өчен зур куаныч.  Балачак бәхетле булырга тиеш! Актаныш җирлекләре арасында җиңү яулавыбыз – бер шатлык булса, шушы изге эшкә күңел җитүебез – җиңүдән дә зуррак шатлык”, - ди футболчылар үзләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International