Актанышта «Җиңү диктанты» акциясе узды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

3-нче сентябрьдә Актанышның 1 нче мәктәбендә  «Җиңү диктанты» акциясе яшьләрне дә, олыларны да берләштерде. Биредә 60 кеше парта артына утырып, нәкъ имтихандагыча, үз белемнәрен сынады, тарихи биремнәрне чиште. Башка мәктәпләр исә, акциягә онлайн форматта кушылды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та акциягә кушылып, “Җиңү диктанты” биремнәрен эшләде.  Сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда райондашларның яуда һәм тылда күрсәткән батырлыкларын укучыларга сөйләде.

«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф проектының рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә мөмкин иде, мәйданчык сайлап яки акциягә онлайн режимда кушылучылар да күп булды. Диктант нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында шәхси идентификация номеры буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International