Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

Уңайсыз метеорологик күренешләр: 2020 елның 4 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, рельефның түбән урыннарында 0˚какадәр каты салкыннар булырга мөмкин.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International