Актаныш районы мәктәпләрендә, “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре башланды. Айлык кысаларында мәктәпләрдә эвакуация буенча янгынга каршы тренировкалар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыгу очрагында ниләр эшләргә кирәк булу буенча инструктаж дәресләре үткәрелә.
Мөһим чарага ТР янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге дә кушылды. Белем бирү йортларында дәресләр башланган көннәрдә үк бүлек җитәкчесе Илназ Миңнәхмәтов Пучы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән очрашып, аларга бинаның эвакуация планын гамәлдә күрсәтте. Өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес тә куркынычсызлык темасына багышланды.
Илназ Миңнәхмәтов шулай ук Качкын, Иске Айман, Усы мәктәпләрендә булып, укучылар белән ачык дәрестә катнашты. Төп игътибар янгынга каршы көрәшкә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә, мәктәп коллективларының эвакуация чараларын дөрес үтәүгә багышланган иде.
“Укулар башлану белән, мәктәпләр, балалар бакчаларына игътибарны җитди арттырабыз. Беренче урында – балалар куркынычсызлыгы. Ачык дәресләрне дә чирек саен үткәрү күздә тотыла. Укучылар үзләре дә янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлы кабул итсеннәр иде. Моның өчен, әлбәттә, мәктәп-бакча коллективлары белән кулга-кул тотынып эшләү таләп ителә. Яңа уку елы фаҗигаләрсез, исән-имин үтсен! – дигән теләген җиткерә ТР янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге хезмәткәрләре.