ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

Консультация - интенсивлык турында кисәтү метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 20 сентябрендә 2020 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннар көтелә: Төнлә һәм иртән томан; төнлә һәм көндез көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с).

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Актаныш үзәгендәге базар җомга иртәсеннән үк “гөрли”: берәүләр сата, икенчеләре ала. Товарның бер ягында торучыга -  кыйммәтрәктән сату, икенче яктагысына очсызракка алу кирәк. Шуңа күрә сатулаша-сатулаша сата базар.

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләрендә, гадәттәгечә,  җанлылык. Авыл кешесе үзеннән артканын базарга алып килә – иш янына куш булыр дип сата авыл апалары.

Рәтләрдә ниләр генә юк: бөтен көзге муллык Актаныш базарында икән, җәмәгать! Кыяр-борычы, суган-сарымсагы, гөлҗимеш- камырлыгы, алма-сливасы, кайнатма-тозлыгы, балы-прополисы, сөт-каймагы, эремчек-мае, тавык-казы һәм ...  базарның үз  моң-зары.

“РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР!” рубрикасы безнең подписчиклар арасында бик популяр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр кабул ителми анда, бар шәхси пландагылары да, бар авылда яшәүчеләрнең һәммәсенә дә кагылганнары. “Без әллә кайчан шундый-шундый сорау биргән идек, һаман җавап юк” дип язучылар игътибарына шунысын ассызыклап әйтәбез: бер генә сорау да игътибарсыз калмый, һәрберсе өйрәнелә, вазыйфаи затларга юллана, берничә инстанция аша җаваплар әзерләнә.

 


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17 сентябрь көнне Актанышта район мәдәният йортында  “Тарихта без эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Тукай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнары гаиләләре нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота.

Конкурста катнашучы һәр нәсел  гаиләнең милли ашлары күргәзмәсен тәкьдир итте, үзләренең гаиләләре тарихын чагылдырган шәҗәрә, гаилә киемнәре белән таныштырдылар. Зона этабында җиңүчеләр дипломнар, призлар блән бүләкләнде. Зона этабының җиңүчесе – Актанышның Иске Кормаш авылында яшәүче Мәнди нәселе. Нәселне Газизовлар, Мардановлар, Фәрдиевлар тәкъдим итте. Алар республика конкурсының финалында катнашу хокукына ия булдылар.

17  сентябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар август аена нәтиҗә ясады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов үз чыгышы 1 сентябрьгә хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча кереме хакында бәян итүдән башлады.

Әлеге фикерне 24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы мал хәрәкәтенә анализ ясаган район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова яңгыратты. Әлеге фикернең нигезендә исә мал-туар асрарга бөтен мөмкинлекләре дә булган җирлекләрдә терлекнең күпләп кимүе ята. Бу нисбәттән “олы рәхмәт”не Чуракай һәм Татар Ямалысы җирлекләренә юллыйбыз. Нәкъ менә аларда ел башыннан МЭТ 27 башка кимегән. Иске Богады белән Иске Кормаш җирлекләре дә шәхси сектордагы малны киметүчеләр исемлегенең лидерлары сафында. Алар 14 баш малны киметкән.

Терлекчелек тармагының август ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма-киңәшмә 16 сентябрь көнне район күләмендә үткән терлекчеләр бәйгесенә гомуми нәтиҗә ясаудан башланып китте. Район авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев чарага тулы анализ ясады.

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы августка йомгак  ясап, ай эчендәге югалту-табышларын барлады.Гомуми нәтиҗәләр анализланганнан соң, терлекчелек тармагында җиң сызганып, эшне күңел биреп башкарган хуҗалыклар аталып, аларга район хакимияте тарафыннан әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды.

Бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле бинасында 24 форма-киңәшмә узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге август ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International