Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Сезне Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Урман - үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган табигый байлыгыбыз. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын сезнең лаеклы хезмәт аша без тагын да ныграк аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен урманчылардан яңадан-яңа ысуллар, заман белән бер адымда бару таләп ителә. Хезмәтегез мактаулы, һөнәри осталыгыгыз югары.

Актаныш урманннары - тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе. Без, сезнең белән, урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Урман әзерләү эшләре, урман яңарту системалы алып барыла. Урманнарны янгыннардан саклауда да бар таләпләрне үтәп хезмәт куясыз.

Республикабызның һәм районның яшел байлыгына зур өлеш керткәнегез һәм аның турында кайгыртканыгыз, лаеклы хезмәтегез өчен, сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, иминлек, яраткан хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим. Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International