БАЗАР ЗАРЫ: “Сөтен, маен, суганын акча түләп сатабыз!”

2020 елның 18 сентябре, җомга

Актаныш үзәгендәге базар җомга иртәсеннән үк “гөрли”: берәүләр сата, икенчеләре ала. Товарның бер ягында торучыга -  кыйммәтрәктән сату, икенче яктагысына очсызракка алу кирәк. Шуңа күрә сатулаша-сатулаша сата базар.

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләрендә, гадәттәгечә,  җанлылык. Авыл кешесе үзеннән артканын базарга алып килә – иш янына куш булыр дип сата авыл апалары.

Рәтләрдә ниләр генә юк: бөтен көзге муллык Актаныш базарында икән, җәмәгать! Кыяр-борычы, суган-сарымсагы, гөлҗимеш- камырлыгы, алма-сливасы, кайнатма-тозлыгы, балы-прополисы, сөт-каймагы, эремчек-мае, тавык-казы һәм ...  базарның үз  моң-зары.

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләренә ялгыш килеп эләгүчеләр юк: барысы да еллар дәвамында сатып алучылар тарафыннан ышаныч яулаган базар апалары.

“Үзебез җитештергән, үзебездән артып калган экологик яктан чиста продукцияне  алып чыгабыз базарга. Бер баш сарымсак сатсак та, күңел була”, - ди алар.

Базар рәтләре иркен – ул авыллардан килүчеләрне сыйдыра. Автобусга утырып та, шәхси машина белән дә килә авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар. Бәяләре дә кибетнекенә караганда очсыз. Мисал өчен, 1,5 литр сөт – 60 сум, 400 грамм кызыл эремчек – 100 сум, ярты килограмм ак эремчек – 60 сум.

Сатып алучыларда ихтыяҗ булгач, базар апалары ерак араларны якын итеп килә, сата, халыкны туендырып тора. Тик менә зарлары да юк түгел аларның. Кайчандыр халык үтенечен искә алып төзелгән иде ул авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләре. Түбәсе ябык, ышык рәтләрдә сату бушка тормышка ашырылды. Хәзер исә биредә саткан һәркем базар җитәкчелегенә 25 сум күләмендә аренда бәясе түләргә тиеш. Бөтен нәрсә акчалаштырылып барган заманда 25 сум акча күп тә түгел кебек. Әмма товары әллә сатыла, әллә юк дип килгән апаларны бәя түгел, ә шушы хакка кертелгән шартлар канәгатьләндерми.

“Элек тә саттык шушында – акча сораучы булмады. Хәзер көн саен 25 сум акча алалар. Көн буе торсаң да, ике сәгатькә килсәң дә бәя шушы. Без бит үзебез җитештергән продукцияне сатабыз, каяндыр алып кайтмыйбыз. Обидно!”, - ди алар бертавыштан.  

Автобус билетына, машина  бензинына   тотылган акчалар өстенә монысын да өстәгәч, базарда сатудан файда каламы соң авыл кешесенә? Калмаса, сатмаслар иде дияр күпләр. Әмма шушы авыл  апаларының кайбер көнне шешә-шешә сөтләрен, банка-банка кайнатмаларын, чиләк-чиләк бакча нигъмәтләрен  кире төяп кайтып киткән чаклары да булгалый. Шул көнне дә теге 25 сумны чыгарып салырга кирәк – шуңа борчыла алар. Аннан килеп, сату  рәтендәге тәртип, чисталык   түләнгән акчага туры килми.

“Кичләрен биредә яшьләр кәеф-сафа кора. Иртән килүгә ниләргә генә тап булмыйбыз – әйтергә дә оят. Эчемлек шешәләре дә, тәмәке төпчекләре дә, тагын әллә ниләр бар.  Хаҗәтләрен дә үтәп чыгып китәләр шушы аралыкка кереп. Ә безгә иртән сатарга кирәк. Өстәлләрне сөртеп, япмалар ябып куябыз. Шартлары булса, акчасыннан да тормас идек. Бикләнә торган итеп ясасалар, бигрәк тә яхшы булыр иде!” – бу сату рәтләрендә кәсеплек итүчеләрнең фикере.

Бу уңайдан без, әлбәттә, базар җитәкчелеге белән дә элемтәгә чыктык. Җитәкчелек сүзеннән аңлашылганча, хәзерге вакытта базар шәхси территория булып исәпләнә. Һәм, билгеле, хуҗа үз территориясендә сату итеп, файда алучыларга аренда бәясе билгели. Базар системасы бик гади: шартлар белән килешсәң – сатасың, килешмәсәң – сатмыйсың.

Айрат Азат улы  ассызыклаганча, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен сату рәтләрендә аренда бәясе минималь итеп куелган. Ул акчалар шушы ук рәтләрне тәртиптә тоту өчен  кулланыла. Кыш көне кар эттерүгә дә “өлеш” чыга бу акчалардан. Базар территориясен бер тапкыр кардан артындыру да якынча 10-14 меңгә баса. Сүз уңаеннан, якын арада сату рәтенең  өстәлләрен буяу планлаштырылган.   Территория капка-койма белән әйләндереп алынмау сәбәпле, кичке вакытта яшьләр монда “ял итәргә” ярата – анысы инде гомуми баш бәласе. Юкса, базар мәйданчыгында видеокамера урнаштырылган – тәүлекнең караңгы вакытларында монда барган “тормыш” уч төбендәге кебек күренә. Анысы инде бөтенләй икенче тема.

Ә базар исә һәркөн иртән тагын җанлана: нәкъ Тукай әйткәнчә, кемдер алдый, кемдер алдана...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International