Әлеге фикерне 24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы мал хәрәкәтенә анализ ясаган район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова яңгыратты. Әлеге фикернең нигезендә исә мал-туар асрарга бөтен мөмкинлекләре дә булган җирлекләрдә терлекнең күпләп кимүе ята. Бу нисбәттән “олы рәхмәт”не Чуракай һәм Татар Ямалысы җирлекләренә юллыйбыз. Нәкъ менә аларда ел башыннан МЭТ 27 башка кимегән. Иске Богады белән Иске Кормаш җирлекләре дә шәхси сектордагы малны киметүчеләр исемлегенең лидерлары сафында. Алар 14 баш малны киметкән.
“Республикадан да, районнан да терлек үрчетүчеләргә, мал тотучыларга ярдәм каралган. Мал тотам дигән кешегә мөмкинлекләр дә бар. Халык үзе ялкаулана башлады кебек”, - дип, Рәйхан Флүс кызы терлек киметүчеләргә уңай үрнәк итеп Актаныш җирлеген атады. Район үзәге булуга карамастан, соңгы арада Актанышта мал тергезүче хуҗалыклар арта. Сыер малы белән беррәттән сарык саны да үсештә биредә.
Шулай ук бу юнәлештә Кәзкәй, Әтәс, Такталачык, Аеш җирлекләре яхшы динамика бирә. Сыер саны арттыруда да шушы ук җирлекләр лидерлык позициясен били. Иске Айман, Иске Сәфәр, Югары Яхшый, Татар Ямалысы җирлекләре исә сыерсыз тормышка җайлашырга ниятлиләр кебек – аларда бу малкайлар кимүдә.
Гадәттәгечә, Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында шәхси сектордан җыелган сөт бәясенә дә анализ ясады. Август аенда район буенча сөткә уртача бәя 18 сум 60 тиен итеп билгеләнгән. Иң югары бәя Иске Байсар җирлегендә – 19 сум 21 тиен. Такталачык, Теләкәйдә дә бәя тотырыклы.
Сөткә иң түбән бәя исә Күҗәкә, Аккүз һәм Югары Яхшый җирлекләрендә теркәлгән. Иң күңелгә тигәне – бер үк шәхси эшмәкәрнең сөткә ике җирлектә ике төрле бәя куюы. Сүз Татар Суыксуы һәм Күҗәкә авыллары хакында бара. Ни өчен шул ук сөт Татар Суыксуында кыйммәтрәк тә, Күҗәкәдә очсыз?
“Мин моны халкытан көлү дип кабул итәм!”, - дигән фикер белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлек башлыкларына әлеге вәзгыятькә ачыклык кертүне таләп итеп куйды.
Терлек баш санын арттырырга теләүче райондашларыбыз өчен гамәлдә булган республика ярдәмнәренең берсе – мини-ферма төзүгә субсидия. Бүгенге киңәшмәдә әлеге юнәлештәге эшчәнлеккә дә тукталды Рәйхан Флүс кызы.
Актаныш районы 2020 елда 58 мини-ферма булдыруны максат итеп куя. Бүгенге көнгә аларның 41енә документ эшләнә. Үтәлеш – 77 процент. 28 мини-ферма хуҗасы инде акча кайтартуга ирешкән. Аның гомуми суммасы тугыз миллион сумнан артып китә. Әмма район җитәкчелеген Татар Суыксуы, Чалманарат кебек җирлекләрдә бер генә мини-ферма булдырырга теләк белдерүченең дә булмавы борчый. Әллә соң чыннан да ялкаланамы сала халкы?
Август ае нәтиҗәләре буенча исә терлекчелек юнәлешендә иң актив эшчәнлек алып барган җирлек булып Аеш танылды. Җирлекнең ат сынына өченче тапкыр ия булуын да искәртү урынлы. Икенче урында – Кәзкәй, өченче урында Актаныш җирлеге.