17 сентябрь көнне Актанышта район мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез” дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Тукай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнары гаиләләре нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота.
Конкурста катнашучы һәр нәсел гаиләнең милли ашлары күргәзмәсен тәкьдир итте, үзләренең гаиләләре тарихын чагылдырган шәҗәрә, гаилә киемнәре белән таныштырдылар. Зона этабында җиңүчеләр дипломнар, призлар блән бүләкләнде. Зона этабының җиңүчесе – Актанышның Иске Кормаш авылында яшәүче Мәнди нәселе. Нәселне Газизовлар, Мардановлар, Фәрдиевлар тәкъдим итте. Алар республика конкурсының финалында катнашу хокукына ия булдылар.