Терлекчелек тармагының август ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма-киңәшмә 16 сентябрь көнне район күләмендә үткән терлекчеләр бәйгесенә гомуми нәтиҗә ясаудан башланып китте. Район авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев чарага тулы анализ ясады.
Киләсе елга Актаныш районы терлекчеләр бәйгесен киңрәк масштабта оештырып, аны чын мәгънәсендә әлеге тармак вәкилләренең хезмәт бәйрәменә әверелдерергә ниятли. Һәр төр белгечлек буенча иң оста, иң уңган хезмәткәрләрне билгеләүне максат итеп куя ул.
Кичәге бәйге исә зоотехникларның белем дәрәҗәләрен арттырырга кирәк икәнен дәлилләгән. Бу максаттан әлеге белгечләрне укыту да оештырылачак.
“Укулар һәр зоотехник терлекләргә балансланган рацион төзи өйрәнгәнче дәвам итәчәк. Бүгенге көндә терлекчелек тармагында зоотехникларның роле зур”, - дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.
Гомуми нәтиҗәләр буенча җиңү яулаган хуҗалыкларны бүләкләү мизгелләре исә терлекчелек бәйгесенә тулы йомгак ясады. Әлеге җәмгыять рәисләре Энгель Нәвап улы кулыннан дипломнар кабул итеп алды.
Беренче урында – “Чишмә” ҖЧҖ;
Икенче урында – “Алга” ҖЧҖ;
Өченче урында – “Нур” ҖЧҖ;