РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР - "Актаныш -безнең ZAMAN"ның иң популяр рубрикасы

2020 елның 18 сентябре, җомга

“РАЙОН БАШЛЫГЫНА СОРАВЫМ БАР!” рубрикасы безнең подписчиклар арасында бик популяр. Нинди генә мөрәҗәгатьләр кабул ителми анда, бар шәхси пландагылары да, бар авылда яшәүчеләрнең һәммәсенә дә кагылганнары. “Без әллә кайчан шундый-шундый сорау биргән идек, һаман җавап юк” дип язучылар игътибарына шунысын ассызыклап әйтәбез: бер генә сорау да игътибарсыз калмый, һәрберсе өйрәнелә, вазыйфаи затларга юллана, берничә инстанция аша җаваплар әзерләнә.

“12 кварталдагы Западная урамына нишләп ком юк? Ә башка урамнарына салдылар”-дигән сорауны Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсуновка юлладык. Илһам Сәлимҗан улы әлеге урамның яртысына вак таш җәелгәнен, 2021нче елда Татарстан Республикасында эшләп килүче программаларның берсе буенча әлеге юлның тулаем төзекләндереләчәген хәбәр итте.

“АКТАНЫШ АВЫЛЫНЫҢ М. АРДУАНОВ УРАМЫНДА ҖӘЙ БУЕ ОСВЕЩЕНИЕ ЯНМАДЫ, БУ НИНДИ ХӘЛ?”

Әлеге сорауга җавапны “Актаныш полигоны” муниципаль унитар оешмасыннан Марат Сәетгалиев шәрехләде.

- Актаныш урамнарын яктыртучы багана утларын реконструкцияләү вакытында күрше урамнардагы утлар да аерылып торды. Кичә, 16 сентябрь көнне, барлык утлар кушылды. Бүген контроль ясау өчен Мирсәет Ардуанов урамына кабат барып килермен,- диде Марат Әбелгали улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International