Бүген “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле бинасында 24 форма-киңәшмә узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге август ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев кичә узган “Терлекчеләр бәйгесе”н анализлады. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова кайбер җирлекләрдә авыл халкының терлек асраудан бизеп баруын тәнкыйтьләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча урынбасары Дилүс Мөхәммәтдинов хуҗалыкларның икътисади күрсәткечләрен барлады. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык хезмәтчәннәренең хезмәт хакларын арттырырга тәкъдим итте. “Икмәкләр мул, табыш югары, хезмәтчәннәрнең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итәм!”- әлеге фикерне киңәшмә барышында Энгель Нәвап улы берничә кат ассызыклады.